«Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен» мактаулы тамгасы беренче мәртәбә тапшырылды

2015 елның 30 мае, шимбә

Бүген Татарстанның хәзерге заман тарихында парламентаризмны торгызуның 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта «Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен» мактаулы тамгасы беренче мәртәбә тапшырылды.

Беренче бүләкләрне Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре Индус Таһиров, Валентина Липужина һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев алды.

Искәртеп узабыз, «Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен» мактаулы тамгасы 2015 елның апрелендә гамәлгә куелды. Әлеге тамга белән Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының закон чыгару, парламентаризм, граждан җәмгыяте һәм демократия, парламентара багланышлар үсешенә аерым өлеш керткән россиялеләр һәм чит илләр гражданнары бүләкләнә. Тамга законлылыкны ныгыткан һәм актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлек өчен, закон чыгару (вәкиллекле) дәүләт хакимияте органнарында озак еллар уңышлы эшләгән өчен бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International