Минтимер Шәймиев Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салуда катнашты

2015 елның 9 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов төзекләндерүдән соң ачылган Җиңү паркында Дан мемориалы коллоннадасындагы Мәңгелек утка һәм Һәлак булган сугышчыларның аналары һәм тол калган хатыннары монументына чәчәкләр салды. Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

Паркка килгәч, республиканың рәсми затлары “Хәтер китабы” павильонын карадылар. Бина эчендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган, яралардан яисә әсирлектә һәлак булганнар, хәбәрсез югалган татарстанлылар турында электрон базада бөтен мәгълүмат җыелган. Рөстәм Миңнеханов әлеге мәгълүмат системасын уңай бәяләде һәм республиканың һәр кешесенә дә аны куллану җайлы булуын билгеләп үтте.

Алга таба Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Шуннан соң Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.

Аннан соң тантанада катнашучылар яшь музыка осталары чыгышын тыңладылар.

Ачык һавадагы хәрби техника музеенда Рөстәм Миңнеханов легендар ГАЗ-АА машинасына утырып карады һәм аның фонында сугыш ветераннары белән фотога төште.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Илдар Халиков һәм Илсур Метшин Аналар һәм тол хатыннар монументына чәчәкләр салды.

Шул арада Хәрби дан аллеясында “Үлемсез полк” акциясе башланды. Мәктәп укучылары һәм студентлар кулларына Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары фотографияләрен һәм портретларын кулга тотып уздылар.

Тантана тәмамланганда Рөстәм Миңнеханов һәм башка катнашучылар күл тирәсендәге парк зонасын, яңа аллеяларны, балалар һәм спорт мәйданчыкларын карадылар. Аннары республика җитәкчелеге Казанның Ирек мәйданындагы бәйрәм Парадын карарга юнәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International