Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлегенең туристлык брендларын эшләү буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә башланганда Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов бу юнәлештәге эшнең төп бурычлары белән таныштырды.
“Бүгенге көнгә Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлегенең үсеш дәрәҗәсе алар хакында аерым туристлык объекты буларак сөйләргә мөмкинлек бирә, алар инде Россия һәм чит ил базарларында аерым туристлык продукты. Безнең алда бу объектларның брендларын эшләү тора, ә брендның төп бурычы - туристлар һәм кунаклар алдында объектларның җәлеп итүчәнлеген күтәрү”,- дип хәбәр итте ул.
Аның сүзләренчә, бу бурычларны хәл итү өчен эш төркеме оештырылган, аңа ТР Туризм буенча дәүләт комитеты вәкилләре, “Ситибрендинг” компаниясе (Мәскәү) белгечләре, Лориен реклама агентлыгының (Казан) дизайн буенча белгечләре, Аналитик тикшеренүләр үзәге (Казан) вәкилләре керә.
Киңәшмәдә катнашучылар үз тәкъдимнәрен һәм фикерләрен белдерделәр һәм брендларны эшләү буенча эш төркеменең планнарын хупладылар.
“Бу мәсьәләнең бәһасе бик югары. Бигрәк тә бу бер республикада ике диннең дус яшәвенә кагыла. Шуңа күрә, ике бренд мөстәкыйль булсалар да, төсләрендә яисә дизайнда берләштерүче факторлар табарга кирәк”,- дип белдерде Минтимер Шәймиев.