Рөстәм Миңнеханов: Яңа кунакханә комплексын төзү борынгы Болгар шәһәрен туристлар өчен тагын да күркәм итәчәк

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

Яңа кунакханә комплексын төзү борынгы Болгар шәһәрен туристлар өчен тагын да күркәм итәчәк . Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Болгар шәһәрендә яңа кунакханә комлпексы төзелешен башлап җибәрүгә багышланган тантаналы чарада белдерде. Чарада шулай ук ТРДәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Таиф” генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.

Яңа объект тарихи территорядән тыш, аның Көнчыгыш ягында Идел елгасы буенда урнашачак.

Тантаналы чарадагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, “Яңарыш” фондының 5 еллык эшчәнлеге дәвамында борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге яңа статуска лаек булдылар һәм Татарстанның төп истәлекле урыннарына әйләнделәр. Бу арада республиканың изге урыннарына тиуристлар агымы 3 мәртәбә артты. Рөстәм Миңнеханов сүзләреняә, Свияжск утрау-шәһәрчеге Казан янында, бөтен кирәкле инфраструктуралар булган җирдә урнашса, Болгарда вәзгыять катлаулырак. Яңа кунакханә комплексын төзү борынгы шәһәрчекне республика кунакларына тагын да кызыклырак итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов өстәп әйткәнчә, Татарстан һәйкәлләрен торгызу өлкәсендә бик зур эш Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашында һәм Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән башкарыла.

Яңа проект инвесторлары - Татарстанның нефть өлкәсендәге компанияләре булды. Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белдергәнчә, кунакханә комплексы архитектура осталыгының үрнәге булачак. Биредә төрле рәсми һәм тантаналы чаралар уздыру планлаштырыла. Бу максатта конференц-зал төзеләчәк.

Рөстәм Миңнеханов башка инвесторларга да әлеге проектта катнашырга тәкъдим итте. Ул кунакханә комплексы территориясендә балаларга уеннар зонасы һәм спорт мәйданчыгын төзү турында да искәртте.

ТРДәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәренең ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе Татарстаннан зур җаваплылык таләп итә дип әйтте.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, мөселманнар өчен изге урынга бөтен дөньядан кешеләр килә. Әмма бер көндә бөтен истәлекле урыннарны күрү мөмкин түгел. Шуңа күрә кунакханә комплексы кирәк иде.

Масштаблы проектны гамәлгә ашыру ил өчен катлаулы вакытта башлана, дип искәртте Минтимер Шәймиев. Шулай да, аның фикеренчә, кунакханә ике елда төзелеп бетәчәк. “Якын арада без бөтенебез дә әлеге комплексны ачуда катнашачакбыз дип өметләнәм”, - дип әйтте ул.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе хәбәр иткәнчә, кунакханә комплексы Ак пулатка ошатып төзелә. Ул Болгар дәүләтенең Алтын Урда чорында зур җәмәгать мунчасы булган.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Борынгы Болгар символ-тамгалары булган истәлекле таш куяда катнаштылар. Рөстәм Миңнеханов иминлек һәм муллыкны символлаштыручы "тәнкәләр" урнаштырды, ә ТР Дәүләт Киңәшчесе истәлекле ташка акыллылык һәм мәңгелекне символлаштыручы “ташбака” тамгасын ныгытты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International