“Ел хәйриячесе” республика конкурсының 8 еллык тарихы дәвамында 22 миллиард сум акча җыеп булды. Бу хакта бүген вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Ел хәйриячесе 2014” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында белдерде. Чара Казанда “Корстон” КСКК мәйданчыгында үткәрелде.
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Холларның берсендә һәйрия күргәзмәсе узды, анда республика сәнгать училищелары һәм коррекцион мәктәпләр укучылары үзләре ясаган сувенир продукцияне тәкъдим иттеләр. Күргәзмәдә Рөстәм Миңнеханов Азнакай мәктәбе укучысы ясаган курчак сатып алды. Ярминкәне оештыручылар сүзләренчә, барлык җыелган акчалар авыр хәлдәге балаларны дәвалауга биреләчәк.
Конкурста катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, мохтаҗ булганнарга ярдәм итү - татарстанлылар тормышының аерылгысыз өлеше, ә “хәйриячелек” төшенчәсе - республика дәүләт сәясәтенең өлеше.
«Хәйриячелек балаларны мәктәпкә әзерләүгә дә, күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә дә, изге урыннарыбызны торгызуга да һәм бик күп башка мәсьәләләргә дә кагыла”, - дип өстәде ул. 2006 елдан республикада Татарстан Республикасы Президенты каршында Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча совет эшләп килә, ул инде сигезенче ел “Ел хәйриячесе” конкурсын үткәрә. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, шул елларда анда катнашучылар төрле республка социаль мәсьәләләрен хәл итү өчен 22 миллиард сумнан артык акча җыйдылар, ә ашырылган проектлар саны 1500гә җитте.
“Мин бу проектны хупларга кирәк дип саныйм. Ул безнең республикага игелеклелек өсти, кешеләрне үзгәртә”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Бүген Татарстанда 250 һәйрия оешмасы эшли һәм 450 социаль юнәлешле коммерцияле булмаганоешмалар бар.
“Республиканың мул тормышын тәэмин итүче җитәкчеләребезгә һәм товар җитештерүчеләребезгә аерым рәхмәт сүзләре. Эшкуарлар һәм бизнес вәкилләренә дә рәхмәт. Кемнеңдер авыр хәлгә эләгүенә игътибар иткән гади кешеләргә рәхмәт. Без алга таба да бу хәрәкәткә ярдәм итәрбез дип уйлыйм, һәм минем тагын бер кат республика җитәкчелеге исеменнән һәрберегезгә рәхмәт белдерәсем килә”, - дип әйтте ул.
Шунна Рөстәм Миңнеханов “Ел хәйриячесе 2014” конкурсының "Кояш алкасы” номинациясе лауреатларына бүләкләр тапшырды. Алар арасында Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре бар иде. Моннан тыш, вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы дүрт күп балалы гаиләгә яңа автомобильләрдән ачкычлар бүләк итте. Аннан ветераннарга Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан юбилей медальләрен тапшырды.
Минтимер Шәймиев чыгышында беренче һәйрия фонды 20 ел элек Казанның 1000 еллыгына әзерләнү вакытында оештырылуы турында хәбәр итте. Ул чакта Казан Кремлендәге Благовещение соборын төзекләндерүгә һәм Кол Шәриф мәчетен төзүгә акчалар җыйдылар.
Ул биш ел элек Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазыйфасын башкара башлавын искә төшерде. Кичә, 24 март көнне, Россия Президенты Владимир Путинның Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы узды, анда ил башлыгы Татарстанга һәм аның җитәкчелеге эшчәнлегенә югары бәя бирде. “Рөстәм Миңнеханов - уңышлы тормыш юлын узган кеше ул һәм үзен моңарчы һәм президентлыкның беренче чорында да үзен уңай яктан күрсәтте. Аның әле бик күп уйланган эшләре, перспективалары бар, ә иң мөһиме - аның барлык бурычларын башкаруга тәвәккәллеге бар”, - дип билгеләде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.
Шунна Минтимер Шәймиев "Җылылык өләшүче" номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләрне бирде.
“Сез малайлар һәм кызларны сөендерәсез, алар бүләкләргә шат һәм елмаялар, безнең ветераннарны куандырасыз, сәнгать коллективларына, спорт ярышларныда катнашучыларга һәм бик күп башка кешеләргә ярдәм итәсез. Рәхмәт сезгә”, - дип мөрәҗәгать итте хәйриячеләргә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков. Ул "Игелекле эш" номинациясендәге лауреатларга бүләкләр тапшырды.