Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы утырышы узды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашты.
Президиум парламентарийлар каравына 42 мәсьәлә керткән, шул исәптән 11 республика законы проекты, шулай ук 28 федераль закон проекты һәм төбәкләрнең закон чыгару инициативасы.
2014 елда Татарстан башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турындагы хисап көн тәртибендәге төп мәсьәлә булды. Бу мәсьәлә буенча ТР Премьер-министры Илдар Халиков доклад ясады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында бүген “Халык күпләп була торган объектларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм федераль законнарга үзгәрешләр кертү турында” мәсьәлә хакында фикер алышынды. “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәләрен бетерү буенча оператив штаб эше турында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, ТРның гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе Алексей Песошин доклад ясады.
ТР Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан берьюлы өч укылышта “Татарстан Республикасында торак төзелешенә дәүләт ярдәме турында” республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты, шулай ук “Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында” законның 11 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде, “Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында” ТР законының 11 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” республика закон проекты каралды.
Парламентарийлар мәдәни мирас объектларын хосусыйлаштыру тәртибен катгыйландырдылар, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законга үзгәрешләр керттеләр.
КПРФ фракциясе әгъзалары тарафыннан кертелгән “Яшь ярымнан алып өч яшькә кадәрге балаларын тәрбияләүче гражданнарның аерым категорияләренә айлык акчалата түләү турында” закон проектын карап, Дәүләт Советы депутатлары аны кире кактылар.