Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр мәсьәләләрендә бүгенге көндә бигрәк тә яшьләр белән эшне оештыру, эшләр торышы, милләтара һәм конфессиональара сәясәт уздырылуы турында мәгълүматны җиткерү мөһим.
Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча советның киңәйтелгән утырышында белдерде.
Утырыш Казан Кремленең Вәкиллек корпусында бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Чарада РФ Президенты Киңәшчесе, РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча советы рәисе Михаил Федотов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко һәм башкалар катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр турында ачык һәм файдалы сөйләшү барыбызга да зарури. Аның фикеренчә, бу бердәм адымнар, алга таба системалы эш итүгә ярдәм итә.
Бүген безнең республикада каршалыклар юк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, без бөтен мәсьәләләр буенча бөтен конфессияләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән бергәләшеп әңгәмә алып барабыз. Ул аеруча Татарстан халыклары ассамблеясе эшен уңай яктан тасвирлады.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мәктәпләрдә төрле конфессияләр вәкилләрен чакырып, диннәрне “теге яки бу якка тайпылмыйча” өйрәнүне оештыру файдалы булды. Моннан тыш, телеканаллар, радио структурасында милли, региональ тәшкилиятне исәпкә алырга кирәк, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, бу мәсьәләдә системалы эш итү зарури. Бүген һәр милләт вәкиленең туган телен, мәдәниятен өйрәнү мөмкинлеге булырга тиеш, дип белдерде ул, бу татарлар да, чуашлар да, марилар да.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, ул Татарстан делегациясе составында башка төбәкләргә сәфәр кылганда, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән турыдан-туры сөйләшү була. Без регионнарга еш йөрибез, һәм безгә мәчет төзергә булышу үтенече белән мөрәҗәгать итәләр, кайвакыт хәтта мәчеткә җирне дә бирмиләр. Татарстан Президенты фикеренчә, мондый хәл булырга тиеш түгел.
Безнең республикада мондый хәл юк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, бу бөтенләй дөрес нәрсә түгел, чөнки бөтен милләт, дин вәкилләренең ихтыяҗлары исәпкә алынырга тиеш. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бер-беребез турында күбрәк белү безне рухи яктан баета, яңага өйрәтә.
Кешеләргә туган телләрен өйрәнү, үз телләрендәге телеканал карау мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк, дип әйтте алга таба Татарстан Республикасы Президенты. Ул шулай ук билгеләгәнчә, барлык бу принциплар, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү Стратегиясен эшләгәндә, искәпкә алынган. Нәкъ менә шуңарда безнең тотрыклылык нигезе, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, ә тотрыклылык - безнең регион икътисадының алга таба үсеше ул.