ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызу республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев исеменә Россия Федерациясенең ЮНЕСКО каршындагы Даими вәкиле Элеонора Митрофановадан хат килде.
Хатта Элеонора Митрофанова Минтимер Шәймиевне Россия Федерациясенең ЮНЕСКО каршындагы Даими Вәкиллеге исеменнән, Бөтендөнья мирас үзәге хезмәткәрләре, ЮНЕСКО халыкара экспертлары, Ядкәрләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет (ИКОМОС) исеменнән “Яңарыш”фондының 5- еллыгы белән котлый.
“Фонды оештыру Сезнең, югары дәүләт дәрәҗәсендәге җитәкченең шәхси тәҗрибәсенә, максатларны җентекләп һәм тикшереп билгеләүгә, югары квалификацияле профессионалларны һәм чын энтузиастларны туплауга бәйле. Кыска 5 ел вакыт эчендә Сез файдалы һәм югары нәтиҗәле эшчәнлек механизмын булдыра алдыгыз.
Бай мәдәни-тарихи мираска карата булган тирән кызыксыну, Фонд эшчәнлегенә республика халкы тарафыннан ярдәм, сезнең үз алдыгызга яңа, тагын да үткенрәк һәм дәрәҗәлерәк бурычлар куярга нигез бирә”, - диелә Элеонора Митрофанова хатында.