Минтимер Шәймиев “Спорт - бөтен дөнья белән” халыкара фестивале премиясе лауреаты булды

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

“Спорт - бөтен дөнья белән” халыкара фестивале премиясен тапшыру бүген Мәскәүдә Дәүләт Киноактерлар театрында узды. Лауреатлар бронза сыннар алды.

Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев фестиваль лауреатларының берсе булды, бу бүләк Кырым Россия Федерациясенә кушылган вакытта кырым-татар халкы мәсьәләләрен хәл иткәндә низаг тудыруга юл куелмаган өчен бирелде. Бронза сыннарны тапшыру өчен сәхнәгә тарихчы, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, РФ Иҗтимагый палата әгъзасы Вероника Крашенинникова, журналист һәм язучы Михаил Шахназаров, катнаш стильдәге профессиональ сугышчы (ММА) Александр Олейник һәм актер Михаил Пореченков чакырылды.

Бүләкне Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин кабул итеп алды.

Тантананы алып баручы журналист Борис Корчевников, Минтимер Шәймиевнең Милли премия һәм “Спорт - бөтен дөнья белән” фестивале президенты Александр Иншаковка җибәргән телеграммасын укыды. “Ихлас күңелдән сезгә һәм фестивальне оештыручыларга миңа күрсәтелгән игътибар һәм бүләк өчен рәхмәт белдерәм. Сез безнең көндәлек тормышыбызга зур спортны кертү буенча мөһим эшкә алындыгыз. Ышанам, сез уздырган фестиваль спортка якынаю өчен генә хезмәт итеп калмас, ә бәлки патриотик тәрбия бирүгә, безнең һәрберебездә гражданчылык хисен күтәрүгә ярдәм итәчәк”, диелә телеграммада.

Александр Иншаков сүзләренчә, фестиваль премиясе Минтимер Шәймиевкә халыкара аренада Татарстан Республикасы һәм тулысынча ил мәнфәгатьләрен кайгыртучы, үз иленең чын патриоты булганы өчен бирелә, ул иң катлаулы дәүләт мәсьәләләрен хәл иткәндә, шул исәптән кырым-татар халкы белән мөнәсәбәтләрне җайга салганда көчле ихтыярлы булды, акыл һәм гаделлек белән эш итте.

“Спорт - бөтен дөнья белән” халыкара фестивале инде ике тапкыр, 2012 һәм 2013 елларда, Ростов өлкәсенең Таганрог шәһәрендә узды һәм илебезнең мәдәни һәм иҗтимагый тормышында мөһим вакыйгага әверелде. Фестивальнең девизы - “Көч игелек сагында”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International