Минтимер Шәймиев Татарстан Иминлек советының «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү системасын камилләштерү турында» утырышында катнашты

2015 елның 10 феврале, сишәмбе

Бөтен республика буенча сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү - Татарстанда якындагы киләчәккә гомуми урта белемнең төп бурычы. Бүен бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасында гомуми белем системасын камилләштерү турында» Татарстанның Иминлек советы утырышында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Иминлек советының даими әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, югары уку йортлары ректорлары, муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре башлыклары катнашты.

«Бүген уку йортларын тәмамлаучылар озакламый республикабызның үсеше буенча карарлар кабул итәчәкләр. Шәхес формалашуда мәктәпкә һәм укытучыларга аерым роль бирелә. Соңгы елларда республикада гомуми белем системасын модернизацияләү буенча зур эш алып барыла, мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасы гамәлгә ашырыла, балалар бакчалары төзелә, Мәгариф үсеше стратегиясе чаралары уңышлы башкарыла», - дип белдерде Татарстан Президенты, утырышны ачып.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу билгеле бер нәтиҗәләргә китерәчәк - Татарстан күп еллар буена бөтенроссия олимпиадасында катнашу нәтиҗәлелеге буенча Идел федераль округында иң алда бара, нигездә барлык фәннәр буенча БДИның уртача күрсәткече уртача илдәге шундый ук күрсәткечләрдән югарырак, әмма югарырак күрсәткечләргә ирешәсе килә.

«Хәзерге этапта безгә мәгариф өлкәсендәге ситуацияне безгә җентекләп анализларга, проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә, аларның сәбәпләрен ачыкларга һәм уртак эшебезнең өстенлекләрен билгеләргә кирәк», - диде Татарстан Президенты.

«Бзнең төп бурыч - республиканың теләсә кайсы почмагында сыйфатлы белем алу мөмкинлеген һәм безнең югары уку йортларын тәмамлаучыларның конкуренциягә сәләтен тәэмин итү», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Педагоглар һәм мәгариф системасындагы идарәчеләр, ТР Президенты сүзләренчә, үз эшенең һөнәрмәннәре булырга тиеш, ә бу исә үз чиратында Мәагриф министрлыгының һәм муниципалитетлардагы бүлекчәләре тиешле дәрәҗәдәге эш таләп итә.

Уку йортларын тәмамалаучыларның һөнәри юнәлеше мәсьәләсе хәл ителмәгән булып кала - бу өлкәдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, тиешенчә эшләп җиткерми әле.

«Мәгариф өлкәсенең бюджет акчалары тотылу буенча беренче урында булуы сер түгел, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Соңгы елларда без чыгымнарны матди-техник база буенча да, Стратегия чаралары буенча да, хезмәт өчен түләү фонды буенча да шактый арттырдык, әмма мәгариф сыйфаты яхшыру сизелерлек түгел әле».

«Бөтен мәсьәлә без булдыра торган инфраструктурада түгел, ә шунда эшләүче кешеләрдә, - дип саный Татарстан Президенты. - БДИ нәтиҗәләре буенча 10 иң начар мәктәп арасында 2014 елда рус теле буенча 32 балл тәшкил итте, 40 балл - математика буенча. Ә без бит норматив финанслауны кулланабыз. Аерма әлләни түгел. Ә авыл җирләрендә без күбрәк тә акча тотабыз, ә нәтиҗә нинди?»

Рөстәм Миңнеханов шулай ук методик кабинетлар эшен яңадан карарга, район мәгариф бүлекләре эше сыйфатына игътибар итәргә өндәде.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Ул соңгы елларда республикада мәгариф өлкәсенә инвестицияләр зур булуын билгеләде - бу мәктәпләрне мәгълүматлаштыру да, предметлар кабинетларын җиһазландыру да, капиталь ремонт.

Республиканың БДИ буенча күрсәткечләре яхшы, әмма алдынгы түгел. Алар Россия буенча уртача күрсәткечтән 3,2 баллга артык, бу, Энгель Фәттахов фикеренчә, тотылган акчаларга туры килми. Шул ук вакытта иң яхшы һәм иң начар мәктәпләр арасында аерма бик зур.

Татарстанда, министр күрсәткечләренә караганда, 1403 мәктәптән 244 аз комлпектлы. Кайбер районнарда аз комплектлы мәктәпләр саны яртыдан артык.

«Булган аз комлпектлы мәктәпләр челтәренең үсеш перспективалары юк», - дип саный Э.Фәттахов. Андый мәктәпләргә яшь перспективалы укытучыларны җәлеп итү мөмкин түгел, укучылар арасында конкурентлык ким дәрәҗәдә, һөнәри юнәлеш мөмкин түгел диярлек. Шул ук вакытта аз комплектлы мәктәпләр аркасында бер укучыга исәпләгәндә иң югары финанс чыгымнары артта калган районнар җилкәсенә төшә.

«Татарстанда 80 укучыдан да ким булган урта мәктәп калмаска тиеш», - дип йомгаклады министр.

Татарстан Президенты министр чыгышыннан соң потенциаль “медаль” алучылары БДИ нәтиҗәләре буенча 50дән ким балл җыйган районнарның мәгариф бүлекләре җитәкчеләрен тәнкыйтьләде.

Р.Миңнеханов аз комплектлы мәктәпләр санын кыскартуны хуплады. Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, мондый урта мәктәпләрдә белем бирүнең лаеклы дәрәҗәсен тәэмин итү мөмкин түгел.

«Артта калган укучыларыбыз белемен арттыра алсак, уртача балл шактый артачак», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук ул укытучыларны матди стимуллаштыруның гамәлдәге системасының нәтиҗәсен булуын билгеләп үтте. «Укытучыларның уртача хезмәт хакы бүген шактый зур - республика буенча уртача хезмәт хакы дәрәҗәсендә. Шуңа күрә без яхшы нәтиҗәләр таләп итәргә хаклы», -диде Татарстан Республикасы Президенты.

Ул Финанс министрлыгына, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм башка ведомстволар белән бергә, укытучылар хезмәт хакын исәпкә алуның яңа системасын эшләргә кушты, аның буенча мөгаллимнәрнең эш нәтиҗәләре тиешенчә исәпкә алыныр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International