Минтимер Шәймиев "Ел җитәкчесе-2014" республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан хакимиятләре Татарстан Республикасы икътисадын үстерүдә республика предприятиеләренең әйдәүче җитәкчеләренә таяна һәм киләчәктә дә таянырга җыена. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ел җитәкчесе” тантанасын уздырганда хәбәр итте. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль идарәләре җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр, пердприятиеләр җитәкчеләре, шул исәптән кече һәм урта бизнес предприятиеләре җитәкчеләре, эш бирүчеләр берләшмәләре, һөнәр берлекләре һәм бүтән иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, дини конфессияләр вәкилләре, фән һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Тантанада катнашучыларны сәламләп: "Конкурс 14 нче мәртәбә уздырыла, һәм без бу традицияне дәвам итәргә тиеш", - дип белдерде Р.Миңнеханов.

"Татарстанда мактауга лаек җитәкчеләр бик күп, әмма бүген монда яхшылардан яхшылары җыелган", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты. Ул премия лауреатларына һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде һәм аларның коллективларына да рәхмәт сүзләре тапшырды.

"Республиканың конкуренциягә сәләте нәкъ менә сезгә, сезнең эшегезгә бәйле, ахыр чиктә - татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсе дә сезнең хезмәтегезгә бәйле", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов компанияләр җитәкчеләренә.

"Бүген безнең бурыч - үсеш темплары югарырак булсын өчен мөмкинлекләр табу", - диде Р. Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, шул исәптән безнең җитәкчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Татарстанда быел эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә. «Бу казанышларның нигезе - безнең предприятиеләр, аларның җитәкчеләре һәм хезмәт коллективларының эш нәтиҗәсе, - дип белдерде ул. - Сезнең тәҗрибә һәм традицияләр республика алдында торган барлык бурычларны да гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк, дип ышанам мин».

Татарстан Республикасы Президенты "Татнефть", "ТАИФ", "КАМАЗ", Казан вертолетлар заводы җитәкчеләренә аерым рәхмәт белдерде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Мәдәният елын уздыруда катнашкан предприятиеләр җитәкчеләренә дә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Республикабызда тотрыклылыкны саклап калган һәркемгә рәхмәт, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышы азагында. - Хәзер заманалар катлаулы, әмма иң кыен чакларда да без сезгә - предприятиеләребез җитәкчеләренә таяначакбыз".

Ул җитәкчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медален “ТАТМЕДИА” ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтовка тапшырды. “Татарстан Республикасының атказанган химигы” мактаулы исеме “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Магановка һәм “ТАИФ-НК” ААҖ генераль директоры Рушан Шәмгуновка бирелде. “Татарстан Республикасының атказанган газчысы” мактаулы исеме Рәфкать Кантюковка - “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директорына бирелде. “Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре” мактаулы исеме Рамил Гәйнетдинов - “Эдельвейс Групп” ААҖ генераль директорына бирелде.

Тантана конкурска йомгаклар ясау һәм бүләкләр тапшыру белән дәвам итте. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин тапшырды. Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкләгән конкурс комиссиясенең карары буенча 9 номинациядә 30 Татарстан предприятиесе җитәкчесе булды.

Шулай ук тантана кысаларында Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды Хәйриячеләр китабының 5 томын һәм рәхмәт хатларын тапшыру булды. Китапны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.

Ул бөтен татарстанлыларга тарихи һәм мәдәни мирасны торгызуда катнашулары өчен рәхмәт белдерде. «Мәдәни мирасыбызны торгызу мәсьәләсендә берләшәбез икән, без көчле халык. Бөтенесе дә бер-берсен аңлый, күп милләтле һәм төрле дин вәкилләре яшәүче республика булуга карамастан, үзара аңлашу һәм рәхмәт белдерү генә бар. Мондый эшләр безне берләштерә», - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фондының Хәйриячеләр китабының 5 томын һәм рәхмәт хатларын ул “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдиновка, “Казанское моторостроительное производственное объединение” ААҖ генераль директоры Дамир Кәримуллинга, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишинга, Татарстан Республикасы инкассация идарәсе башлыгы Вәсим Вахитовка, “Грань” ҖЧҖ төзелеш компаниясенең генераль директоры Леонид Анисимовка, “ИСК “Тандем” ЯАҖ генераль директоры Шамил Зарифовка, “ТАТЕХ” ЯАҖ генераль директоры Ирек Хәйруллинга, “Химия җитештерүләредәүләт фәнни-тикшеренү институты» федераль казна предприятиесе директоры Роза Гатинага, “Яңа гасыр” ТРК” ААҖ генераль директоры Илшат Әминовка, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәеновка, Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонковка, Спас районы башлыгы Камил Ногаевка тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International