Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышы дәвам итте. 26 ноябрьдә мәсьәләләрнең төп өлешен караганнан соң, Дәүләт Советы утырышында тәнәфес игълан ителде.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.

Утырыш башында депутатлар бертавыштан Рәшит Гафиятуллинны һәм Фәрхәт Хөснетдиновны Татарстан Республикасының Конституцион суды судьялары итеп сайлануга тавыш бирделәр. Кандидатларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе буенча парламентка ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим итте.

Депутатлар бертавыштан Фәрхәт Хөснетдинов кандидатурасын ТР Конституцион суды рәисе вазифасына сайлануын якладылар. Аның кандидатурасы ТР Конституцион суды судьяларының коллегиаль карары белән тәкъдим ителде.

Шулай ук бүгенге парламент утырышында берьюлы өч укылышта “2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы чорына бюджет турында” республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде.

Дәүләт төзелеш һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин тәкъдиме буенча “ТР Дәүләт Советы депутатының статусы турында” ТР законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты каралды.

ТР Дәүләт Советы депутатлары бүген 12 республика закон проекты турында фикер алыштылар.

Беренче тапкыр “Мәгариф турында” республика законы нигезендә республикада мәгариф үсеше программаларының гамәлгә керүенең барышы турында доклад тәкъдим ителде. Докладны Премьер-министр урынбасары - Татарстан фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов ясады.

Утырыш барышында шулай ук 2015 елга закон проекты эшләре һәм парламентара хезмәттәшлек планнары хупланды.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова РФ Президенты В.В. Путинга, РФ Хөкүмәте рәисе Д.А. Медведевка, РФ Федерация Советының Федераль Җыены рәисе В.И. Матвиенкога һәм РФнең ФС Дәүләт Думасы рәисе С.Е. Нарышкинга җирле һәм региональ телеканалларда реклама урнаштыру хокукы саклану турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мөрәҗәгате проектын тәкъдим итте. Проект бертавыштан кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International