Минтимер Шәймиев “Татар җыры -2014” татар эстрада җырының XV юбилей фестивалендә катнашты

2014 елның 20 декабре, шимбә

Бүген Казанда, ”Пирамида” комплексында “Татар җыры -2014” татар эстрада җырының XV халыкара юбилей фестивале узды. Анда ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. рәсми затлар катнашты.

“Татар җыры” - ел саен уздырыла торган халыкара эстрада фестивале, анда агымдагы елның иң яхшы башкаручылары билгеләнә һәм бүләкләнә. Ул Казанда 1999 елдан бирле уздырыла. Фестивальне оештыручылар - "Барс-медиа" инновацион-эшлекле үзәге “Татар радиосы” радиостанциясе һәм “ТатМузТВ” телеканалы белән бергә. Фестивальнең рәсми бүләге булып күп еллар дәвамында “Алтын Барс” сыны санала.

Тамашаны алып баручылар гадәттәгечә Гөлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыйров булды.

Беренче бүлектә “Татар җыры - 2014” фестивалендә узып барган елның иң популяр җырлары һәм башкаручылары ачыкланды. 15 номинация буенча үз “барсларын” Руслан Кираметдинов, Азалия Зиннәт, Алинә Даутова,Ильмира Нәгыймова, Рамил Галимҗанов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Гөлназ, Илдар Хәкимов, Ильвина, Ришат Фазлиәхмәтов, Эльмира Сөләйманова, Нәфкать Нигъмәтуллин, Иркә, Ләйсән Гыймаева, Фирдүс Тямаев алды.

Икенче бүлек башланыр алдыннан тамашачылар һәм фестивальдә катнашучылар алдында Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.

Ул “Татар җыры”н оештыручыларга рәхмәт белдерде. “Татар җыры”н 15 тапкыр уздыруыбыз безнең бу эштә уңышка ирешүебезне күрсәтә. Бу - зур казаныш. Безнең җырларыбыз, безнең моң - ул безнең мирасыбыз, без аны бергәләп саклый алдык һәм үстерәбез. Бу сәхнәдә илнең башка төбәкләрендә яшәүче талантлы татарлар да чыгыш ясый. Без - җырлап яшәүче халык”, - дип билгеләде ул.

Минтимер Шәймиев “Барс Медиа” коллективына ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын тапшырды. Ул шулай ук "Барс Медиа" инновацион-эшлекле үзәге ҖЧҖ департаментларының директорлар советы рәисе Марат Гәрәевкә “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” мактаулы исеме бирелүен хәбәр итте.

Икенче бүлектә фестивальнең 15 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. “Айфара” төркеме, Илназ Бах, Ринат Рәхмәтуллин, Хәмдүнә Тимергалиева - Мөнир,Илдар Әхмәтов, Рөстәм Закиров, Илнар Сәйфиев, Вәсилә Фаттахова, Идрис Газиев, Гүзәл Уразова, Раяз Фасихов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи һәм Салават Фәтхетдинов соңгы 15 елда танылган һәм бүгенге көнгә кадәр популяр булган җырларны башкардылар. Аларга “Алтын барс” сыны һәм кыйммәтле бүләкләрне фестивальнең игәнәчеләре һәм оештыручылары тапшырды.

Айдар Галимов һәм Хәния Фәрхи быел 15нче “Алтын барс” сынына лаек булдылар. Ә Салават Фәтхетдинов 16 нчы “Алтын барс”ын Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин кулыннан алды.

Концерт тәмамланганда җиңүчеләр һәм тамашачылар бергәләп “Мин яратам сине, Татарстан” җырын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International