Халыкара шахмат федерациясе президенты Кирсан Илюмжанов шахмат буенча Россия чемпионатының суперфиналын уңышлы уздырган өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, FIDE президентының Өлкән киңәшчесе, Россия шахмат федерациясенең Попечительләр Советы әгъзасы Минтимер Шәймиев исеменә Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) президенты Кирсан Илюмжановтан, 27 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр Казанда узган шахмат буенча Россия чемпионатының суперфиналын уңышлы уздырган өчен рәхмәт хаты килде.

“Татарстан башкаласы иң югары дәрәҗәдә спорт һәм мәдәни чараларның кунакчыл һәм җаваплы хуҗасы абруена лаек булуын кабат раслады. Россия шахмат федерациясенең “Музейларда шахмат” проектын хуплап, Татарстан Республикасы хакимияте һәм оештыру комитеты турнирны уздыру урыны белән тәэмин итеп кенә калмады, ә бәлки шахмат яратучыларны Казан Кремленең милли сәнгать галереясенең шедеврлары белән дә таныштырды”, - диелә Кирсан Илюмжанов хатында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International