Рөстәм Миңнеханов: «КФУ - Татарстанның гына түгел, бөтен илебез горурлыгы»

2014 елның 6 декабре, шимбә

Бүген «Татнефть-арена»да Казан федераль университетының 210 еллык юбилеенә багышланган тантана узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов, Казан мэры Илсур Метшин, меңләгән студентлар һәм университет хезмәткәрләре катнашты.

«Татнефть-арена» фойесында бәйрәм уңаеннан югары уку йортының тарихына һәм казанышларына багышланган экспозиция урнаштырылган иде, ә залда тантана башланыр алдыннан зур экранда дөньяның төрле почмакларыннан университет-юбилярга видеокотлаулар трансляцияләнде. Чара Идел буе федераль округы югары уку йортларының җыелма хоры башкаруындагы студентлар гимны белән башланып китте.

Университет юбилее белән КФУ хезмәткәрләрен, студентларын һәм аны тәмамлаганнарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. «Казан федераль университеты - Татарстан горурлыгы гына түгел. Ул Россия Федерациясенең әйдәүче уку йортларыннан берсе, - дип белдерде ул. - Минемчә, КФУ дөньяның әйдәүче югары уку йортлары йөзлегенә керү бурычын үти алыр иде».

«Мин сезнең белән горурланам, сез - республикадагы иң яхшы кадрлар, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга. - Һәм мин ышанам ки, республиканың чәчәк атуы сезнең югары уку йортының чәчәк атуы белән бергә барачак».

Казан дәүләт университетын тәмамлаган Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров шулай ук альма-матерны юбилее белән котлады.

Министр фикеренчә, КФУ студентлары - Казандагы, Татарстандагы, Россиядәге тормышны яхшыртучы кешеләр. Николай Никифоров Россия Президенты Владимир Путинның еллык юлламасында югары белемгә нинди әһәмият бирелүен ассызыклады. «Алга Россия, алга КФУ!» - дип белдерде Николай Никифоров.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов министрлык исеменнән тантанада катнашучыларны юбилей белән котлады.

Аннары Казан федераль университеты хезмәткәрләренә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырдылар, шуннан соң ректор Илшат Гафуров югары уку йорты коллективына һәм Татарстан Республикасы Президентына КФУ үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Рәсми өлештән соң сәхнәдә театральләшкән тамаша башланды. Аннары Бөек Ватан сугышында һәлак булган университет хезмәткәрләре, шулай ук ветераннары истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

Тамашадан соң шунда катнашучыларны Казан университетын тәмамлаган Россия Президентының эчке сәясәт буенча идарәсе башлыгы Олег Морозов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов котлады. Соңгысы КФУ ректоры Илшат Гафуровка Россия Федерациясе Чит эшләр министры Сергей Лавров котлавын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International