РФАнең Археология институты директоры Николай Макаров Минтимер Шәймиевкә IV (XX) Бөтенроссия археология съездын уздыруга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде

2014 елның 7 ноябре, җомга

Россия фәннәр академиясенең Археология институты директоры, академик Николай Макаров, быел Казанда 20-25 октябрьдә узган IV (XX) Бөтенроссия археология съездын оештыру комитеты һәм анда катнашучылар исеменнән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызу фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиевкә бу әһәмиятле һөнәри чараны Казанда уздыруга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

“Сезнең IV (XX) Бөтенроссия археология съездында катнашуыгыз аның эшенә этәргеч бирде. Археология форумы ихластан кызыксыну, һәрьяклап ярдәм итү һәм профессионализм шартларында узды, тарих, археология һәм мирасны саклау буенча иң мөһим һәм актуаль мәсьәләләр каралды. Археологларның һөнәри съездларын уздыру буенча революциягә кадәр булган традицияләрне дәвам иттерү тәҗрибә алмашу һәм фәнни әңгәмәләр үсешенә ярдәм итте, фәнни проект нәтиҗәләре белән танышырга һәм Россия халыклары тарихын һәм мирасын саклау өчен әһәмиятле булган археология мәсьәләләре турында фикер алышырга мөмкинлек бирде.

Татарстан Республикасының тарихи ядкәрләрен саклауда, археологик һәм тарихи мирас объектларын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертүдә сезнең ролегез, Россия халыкларының күпкырлы тарихи һәм мәдәни елъязмасы яңадан торгызылуга һәм аңа яңа дөрес битләр өстәлүгә ышанырга мөмкинлек бирә.

Хәзерге дөньяда археологик мирасны өйрәнү һәм саклауның мөһимлеге аны мәдәни сәясәтнең иң әһәмиятле юнәлешләренең берсе итә. Бүген археологик мирас - илнең тарихи ядкәрләрендә материальләшкән мәдәни байлыкның шаһиты һәм милли тарихи хәтернең тирәнлеге ул. Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы, тарихи ядкәрләрне саклау һәм фәнгә ярдәм итү турында кайгыртуыгыз өчен һөнәри берләшмә исеменнән Сезгә рәхмәт белдерәм”, - диелә аның рәхмәт хатында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International