Минтимер Шәймиев Төркиянең Россиядәге илчесе Умит Ярдым белән очрашты

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Умит Ярдым белән очрашты.

Умит Ярдым Төркия Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе итеп 2014 елның 1 октябрендә билгеләнә. Казанга ул ТӨРКСОЙ әгъза-илләренең Мәдәният министрлары даими советының 32нче утырышында һәм “Казан - 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елы ябылу тантанасында катнашу өчен килде.

Умит Ярдым очрашу башланганда Казанда 20 ел элек булуын, хәзер Татарстан башкаласының яхшы якка үзгәрүе турында сөйләде. “Казанда соңгы елларда күп нәрсә яхшы якка үзгәргән, Татарстан һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр дә шулай ук. Безнең республикалар арасындагы хезмәттәшлеккә Сез юл ачтыгыз һәм Төркия һәм Россия арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур өлеш керттегез, алар безнең өчен бик мөһим”, - диде ул Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп.

ТР Дәүләт Киңәшчесе билгеләгәнчә, Татарстан, Төркия белән яхшы мөнәсәбәттә булуы белән горурлана һәм аның җитәкчелегенә игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерә. “Иң мөһиме - безнең халыклар арасында үзара аңлашу бар. Бу - чын байлык, ул безнең телләрнең һәм мәдәниятнең үсешенә һәм саклануына ярдәм итәчәк”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Очрашуда катнашучылар “Казан - 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елы нәтиҗәләре, шулай ук мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә Россия һәм Төркия, Татарстан һәм Төркия хезмәттәшлегенең аерым юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Умит Ярдым “Яңарыш” фондының эшчәнлеге белән таныш булуын белдерде. Ул Болгар тарих-археология комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелүен төрки дөнья өчен бик әһәмиятле булуын ассызыклады.

Очрашуда Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консулы Турхан Дилмач, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТРның Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин катнашты.

Умит Ярдым иртәгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.

Бүген ул ТРның Милли музеенда “Төрек кофесы һәм аны әзерләү культурасы” дигән күргәзмәдә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International