Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче утырышы узды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Хөкүмәт әгъзалары катнашты.

Президиум парламент каравына 54 мәсьәләне кертте, шулардан иң әһәмиятлесе - “2015елга һәм 2016-2017елларның планлаштырылган чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проекты, аны депутатлар беренче укылышта карадылар.

2015елга һәм 2016-2017елларның планлаштырылган чорына Татарстан Республикасы бюджеты проекты буенча докладны ТР финанс министры Радик Гайзатуллин ясады. Аннан соң парламентның бюджет, салымнар һәм финанслар буенча профиль комитет рәисе Леонид Якунин һәм ТР хисап палатасы рәисе Альберт Вәлиев чыгыш ясады.

2015-2017 елларга социаль -икътисади үсешне фаразлау буенча ТР икътисад министры Артем Здунов доклад ясады.

Утырыш барышында берьюлы өч укылышта “ТРдагы җирле үзидарә муниципаль берәмлекләр органнарына сәламәтлек саклау өлкәсендә аерым дәүләт хокуклары бирү турында” ТР законына үзгәрешләр кертү турында һәм ТР законнар актының көчен югалткан аерым положениеләрен тану” закон проекты кабул ителде. Закон проекты хакында мәгълүматны үзенең чыгышында ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белдерде.

ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов “ТР дәүләт органнары һәм ТР җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматны алу мөмкинлеген тәэмин итү турында” закон проектын депутатлар каравына тәкъдим итте.

Дәүләт Советы утырышында шулай ук салым законнарына үзгәрешләр кертү турындагы берничә закон проекты каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International