Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Россия шахмат федерациясенең Попечительләр Советы әгъзасы Минтимер Шәймиев Россия шахмат федерациясе идарәсе рәисе, суперфиналның оештыру комитеты әгъзасы Марк Глуховский белән очрашты.
Марк Глуховский Минтимер Шәймиевкә классик шахмат буенча Россия чемпионатының ирләр һәм хатын-кызлар суперфиналларын агымдагы елның 27 ноябреннән 7 декабренә кадәр Казанда уздыру турындагы Россия шахмат федерациясенең карары турында сөйләде.
Турнир Россия шахмат федерациясе белән Елена һәм Геннадий Тимченколарның Хәйрия фонды белән уртак, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән уздырыла.
Казанда бу дәрәҗәле турнирны уздыру мәйданчыгы буларак “Казан Кремле” музей-саклаулыгы территориясендә урнашкан ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” галереясы сайланды.
Суперфиналның ачылу һәм ябылу тантаналары 27 ноябрь һәм 7 декабрьдә Казан ратушасында узачак.
Очрашу барышында суперфиналны оештыру һәм уздыру буенча мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә: “Шахматның иң акыллы уен икәнен исәпкә алып, бу суперматчны оешкан төстә һәм матур итеп уздырырга кирәк. Шартлар бездә бар. Аның аша без бу борынгы уенга яшьләрнең игътибарын күбрәк җәлеп итәбез. Өлкән буын ничек уйнаган булса, шулай ук уйный да. Без балалар шахматның нәрсә икәнен белсен, аның белән кызыксынсын һәм шөгыльләнсен өчен тырышабыз. Бу гади генә түгел, ләкин бик яхшы. Шахмат уйнап, әле беркемнең дә оттырганы юк, бу - күңелнең аерым бер халәте”.
Марк Глуховский чемпионатны Казанда уздыру идеясен хуплавы өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде. “Безнең өчен суперфинал - ул бик әһәмиятле турнир, чөнки анда илнең чемпионнары билгеләнә. Шуның күрә сезнең ризалыгыгыз, безнең өчен бик зур дәрәҗә”, - дип билгеләде ул.
Очрашуда шулай ук Россия шахмат федерациясе идарәсе рәисе урынбасары Яна Сидорчук, Елена һәм Геннадий Тимченколарның Хәйрия фонды генераль директоры урынбасары Игорь Барадачев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР шахмат федерациясе президенты Геннадий Захаров, “Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева,ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов катнашты.