Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Турхан Дильмач белән очрашты

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Турхан Дильмач белән очрашты.

Турхан Дильмач - 1996 елда Төркия Республикасының Казанда Генераль консуллыгы ачылганнан башлап, унынчы генераль консул. Ул үзенең эшенә быелгы елның сентябрь аенда кереште.

Дипломатик хезмәте вакытында Турхан Дильмач Төркия Тышкы эшләр министрлыгында, Бишкәк, Афинадагы Төркия илчелекләрендә, Төркия Республикасының Тышкы эшләр министрлыгы БМО идарәсендә, 2010-2014 елларда Төркия Республикасының Мәскәүдәге илчелегендә эшләгән.

Очрашу башында Турхан Дильмач Татарстанның беренче Президенты белән танышуына бик шат булуын билгеләп үтте. "Сезнең исем һәм республика белән җитәкчелек итүдәге эшчәнлегегез миңа балачактан таныш, мин һәрвакыт тугандаш татар халкы тарихы һәм республиканың бүгенге казанышлары белән кызыксындым. Шуңа күрә, эшкә билгеләнүем белән генә түгел, ә бәлки күңелем кушуы буенча да Казанга килүемә бик шатмын", - диде ул. Ул шулай ук Мәскәүдә эшләгән вакытта татар теле дәресләренә йөрүен сөйләде һәм әңгәмәне татар телендә алып барырга тәкъдим итте. Минтимер Шәймиев моны Татарстанга зур хөрмәт буларак бәяләде.

Турхан Дильмач, Төркия Республикасы белән Россия Федерациясе, Президентлар Тайип Эрдоган һәм Владимир Путин арасындагы мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуы Төркия белән Татарстан арасында киләчәктә хезмәттәшлекне киңәйтергә ышаныч бирә, дип билгеләде.

Минтимер Шәймиев Турхан Дильмачны Татарстанда эшчәнлеге башлану белән котлады, аңа уңышлар теләде һәм аның барлык эшендә ярдәм итәргә әзерлеген белдерде.

Төркиянең Казандагы генераль консулы Минтимер Шәймиевкә үзенең 20 көн эшләгән вакытта нәрсәләр эшләргә өлгергәнлеге турында сөйләде: "Алабуга" МИЗ нда, Чаллы, Түбән Камада булган, Казанның истәлекле урыннары белән танышкан, мәчетләргә кергән, республика җитәкчеләре белән очрашкан, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында опера тыңлаган, үзенең ватандашы Гекдениз Карадениз уңышлы уйнаган "Рубин" командасы матчын караган. Һәм махсус, Минтимер Шәймиев белән очрашу алдыннан, үзенең хатыны белән Болгар тарих-архитектура комплексында булып кайткан. Ул Минтимер Шәймиевне Болгарның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керүе белән котлады. Бу вакыйга Татарстан өчен генә түгел, бөтен төрки һәм мөселман дөньясы өчен дә мөһим булуын белдерде.

Минтимер Шәймиев кунакка "Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге" проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Әңгәмә барышында Татарстан Республикасы белән Төркия Республикасы арасында киләчәктә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашуда Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы вице-консулы Мехмет Мәҗит катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International