Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышында катнашты.

14 сентябрьдә узган сайлаулардан соң республика депутатлар корпусының яртысыннан артыгы яңарды. Парламентка ике сәяси партия - “Бердәм Россия” һәм КПРФ үтте. Беренче тапкыр Татарстанның югары законнар чыгара торган органында ЛДПР үзенең вәкилен алды.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 73 маддәсенә нигезләнеп парламент рәисен сайлаганчы утырышны, Дәүләт Советында яшь буенча өлкән депутат буларак, Марат Галиев алып барды.

Утырыш эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт әгъзалары катнашты.

Парламентның беренче утырышы көн тәртибендә 15 мәсьәлә каралды. Аларның күп өлеше оештыру характерында иде.

Күпчелек тавыш белән депутатлар Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшинны сайладылар. Аның кандидатурасын 88 депутат хуплады. Каршылар өчәү булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинны котлады һәм барысына да уңышлар теләде. “Сезнең киләчәктә дә парламент белән уңышлы идарә итеп, аны Татарстан үсешенә юнәлтәчәгездә шик юк. Минем берничә тапкыр әйткәнем бар, Татарстанның уңышлары хакимиятнең барлык тармакларының килешеп эшләвеннән тора. Әйдәгез үзебезнең республиканы иң яхшылардан итәбез!”, - дип билгеләде ул.

Бүген шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисенең урынбасарлары, Дәүләт Советы Секретаре сайланды, парламент Комитетлары һәм Комиссияләре төзелде, Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы - ТР Дәүләт Советыннан вәкил вәкаләте билгеләнде. Ул Илдус Әхмәтҗанов булды. Шулай ук көн тәртибендә ТР Хөкүмәтендәге кадрлар үзгәреше белән бәйле мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International