Бүген В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясендә рус галиме, Петербург фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, Казан университетының Астрономия обсерваториясенә нигез салган Василий Энгельгардтны күчереп җирләү тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Иртән Зөя утрау-шәһәрлегендә Иоанно-Предтеченский монастыреның “Всех Скорбящих Радости” Соборында панихида булды, аны Богородице-Успенский ирләр монастыре башлыгы игумен Силуан уздырды.
Бу чара башланганда КФУ ректоры Илшат Гафуров, күчереп җирләү тантанасына әзерләнү, 4 сентябрь көнне галимнең мәете салынган табутны Дрезденнан Россиягә, Зөя утрау-шәһәрлегенә алып кайтканнан соң башлануы турында сөйләде.
“Бүген Василий Павловичның тарихка Казан император университеты обсерваториясе территориясе буларак кереп калган туган җирендә җирләнү теләге тормышка аша. Алар бу обсерваториягә фикердәше, галим-астроном, дусты, университет ректоры Дмитрий Дубяго белән нигез салганнар. Васыятьнамә үзе исән вакытта ук эшләнгән булган һәм Император университеты гыйльми советының бу васыятьнамәне канәгатьләндерү һәм астрономны обсерватория территориясендә җирләү турында карары булган”,- диде үзенең сәламләү сүзендә КФУ ректоры.
Василий Энгельгардт 1915 елның маенда Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында үлә, шуңа аның теләген үтәү мөмкин булмый: аны Дрезден зиратында җирлиләр.
Тантанада шулай ук галимнең туганы- барон Юрген фон Энгельгардт, РФ финанслар министры урынбасары Алексей Лавров чыгыш ясадылар.
Панихидадан соң галимнең мәете салынган табут күчереп җирләү урыны- В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенә китерелде.
Тантанада катнашучылар шулай ук Василий Энгельгардт белән Дмитрий Дубяго һәйкәленә нигез салуның шаһитлары булдылар. Илшат Гафуров сүзләренчә, һәйкәлне ачу киләсе- галимнең үлгәненә 100ел тулган елга планлаштырыла.
Тантана тәмамлангач Минтимер Шәймиев Астрономия обсерваториясе буйлап экскурсия ясады.