“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә 134550 партия әгъзасы, 1633 беренчел бүлек исәпләнә, бу Россиянең башка төбәкләренә караганда күбрәк. Узган Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда партия 79% тавыш җыйды.
Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучылар алдында чыгыш ясап, ТР Хөкүмәте алдындагы бурычлар, Татарстан халкының тормыш сыйфатын яхшырту, төбәк икътисадын модернизацияләү, шулай ук бу эшнең нәтиҗәләре турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия” партиясенең республиканың сәяси системасында аерым роль уйнавына игътибар итте. Бу елларда ул Татарстанның социаль-икътисади үсеш стратегиясен эшләүдә һәм аны гамәлгә ашыруда катнаша. Партия Татарстанның һәрбер торак пунктында бар.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.