Физкультура һәм спортны үстерү – Россия Федерациясенең һәм аның регионы буларак Татарстан Республикасының социаль сәясәтендә өстенлекле юнәлеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Фэйр Плэй –спортта намуслылык һәм казанышлар» халыкара конгрессының пленар очрашуында белдерде.
Конгрессның дәрәҗәле кунаклары арасында – РФ Федераль җыены Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары, Россия олимпия комитеты президенты, Халыкара олимпия комитеты әгъзасы Александр Жуков, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Халыкара фехтование федерациясе (FIE) президенты Алишер Усманов, Fair Play халыкара комитеты президенты Йено Камути, РФ спорт министры урынбасары – статс-секретаре Наталья Паршикова һәм башка рәсми затлар бар иде.
Конгресс “Корстон” мәйданчыгында (Казан) уза, ул Fair Play халыкара комитеты премиясен тапшыру тантанасы (иртәгә, 2014 елның 19 июлендә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында булачак, Казан) уңаеннан уздырыла.
«Фэйр Плэй –спортта намуслылык һәм казанышлар» халыкара конгрессының модераторы – Россия студентлар спорты берлеге президенты, FISU башкарма комитетының беренче вице-президенты Олег Матыцин. Ул билгеләгәнчә, бу чара Россиядә беренче тапкыр уздырыла. “Бу халыкара әһәмиятле чараны уздыру идеясе беренче тапкыр 2013 елны Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада узган көннәрдә, Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән Fair Play халыкара комитеты президенты Йено Камутиның очрашуы барышында әйтелде”,- диде ул.
Ул конгресс адресына сәламләү сүзләре белдерү өчен, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары, Россия олимпия комитеты президенты, Халыкара олимпия комитеты әгъзасы Александр Жуковка, Fair Play халыкара комитеты президенты Йено Камутига, Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты, нәфис гимнастика буенча Россия җыелма командасы баш тренеры Ирина Винер-Усмановага, Халыкара олимпия комитетына нигез салучы Пьер де Кубертенның туганы, Иван де Навасель де Кубертенга сүз бирде.
Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларны сәламләп, “Фэйр Плэй –спортта намуслылык һәм казанышлар” конгрессының максаты – спорт культурасын, спорт ярдәмендә дини һәм раса татулыгын формалаштыру, дип белдерде.
“Без бу форумны уздыру идеясен күп кенә халыкара һәм Россия җәмәгать һәм дәүләт оешмалары хуплауны югары бәялибез, - диде Татарстан Президенты . – Безнең шәһәр шулай ук спорт дөньясындагы күренекле чараларның берсе - Fair Play халыкара комитеты премиясен тапшыру тантанасын уздыру урынына әверелде”.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, физкультура һәм спортны үстерү – Россия Федерациясенең һәм аның регионы буларак Татарстан Республикасының социаль сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Татарстанда сәламәт яшәү идеясен пропагандалау актив алып барыла. Моның өчен һәр җирдә барлык кирәкле шартлар тудырыла, уникаль спорт объектлары, балалар өчен спорт мәктәпләре төзелә.
Шулай ук ул хәбәр иткәнчә, быел Казанда халыкара дәрәҗәдәге зур спорт чаралары уздырылды, болар- бадминтон буенча Европа чемпионаты, яшүсмерләр арасында авыр атлетика буенча дөнья беренчелеге, бу көннәрдә Казанда фехтование буенча дөнья чемпионаты уза (2014 елның 18 июлендә ачыла).
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, фехтование буенча дөнья чемпионаты – республика өчен мөһим вакыйга, Алишер Усмановка чемпионатны уздыру урыны итеп Казанны сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде.
Казанда узачак Fair Play халыкара комитеты чаралары фейр плей хәрәкәтенә яңа көч бирәчәк, Россия спорт имиджының халыкара спорт аренасында алга китүенә ярдәм итәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов.
Алга таба атаклы спортчыларга һәм спорт дөньясы эшлеклеләренә Fair Play Россия комитеты бүләкләре тапшырылды. Бүләкләрне Россия олимпия комитеты президенты Александр Жуков, Fair Play халыкара комитеты президенты Йено Камути тапшырды.