10 февраль көнне ТР Президенты резиденциясендә «Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге» комплекслы проектын эшкәртү һәм гамәлгә ашыру турында беренче эшче киңәшмә уздырылды.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә барган ул киңәшмәдә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Әгъләм Садретдинов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Емельянов, ТР җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры Азат Хамаев, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгат Абдуллин, Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның ТРдагы территориаль идарәсе башлыгы Елена Паткина, ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы Тарихи һәм мәдәни истәлек-һәйкәлләрне саклау һәм файдалануда дәүләт контроле Баш идарәсе җитәкчесе Игорь Нестеренко һ.б. рәсми кешеләр катнашты.
Тарихи мәдәни ядкарьләр - борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеген торгызу турында бөтен ил алдында игълан иттек, Идел елгасы буенда урнашкан шушы комплекс дәүләт күләмендәге әһәмияткә ия, татарстанлылар өчен бигрәк тә, дип белдерде киңәшмәне ачып М.Шәймиев. Объектларның бер тирәдәрәк – Идел ярында урнашуы республика халкын гына түгел, туристларны, чит ил кунакларын да җәлеп итәчәген искәртеп, теләсә кем килеп ял итә алырлык, табигать һәм тарихи истәлекләр белән таныша алырлык мөмкинлекләр тудырылачак, диде. «Моның белән ике диннең – ислам белән христиан диннәренең тыныч кына янәшә яши алу үрнәген бөтен дөньяга күрсәтик, шул рәвешле, күп милләтле Татарстан халкының кунакчыллыгын, киң күңеллелеген янә ачыйк! » - дип мөрәҗәгать итте Президент һәм, мәдәни объектларны торгызуга алынабыз икән, димәк, үсешнең яңа баскычына күтәрелү билгесе дигән сүз бу, диде.
М.Шәймиев сүзләренчә, шушы максаттан федераль үзәк белән берлектә нәтиҗәле чаралар күрү турында югары даирәдә, аерым алганда, Премьер-министр Владимир Путин белән килешенгән, бу, шулай ук, күп милләтле Россиянең дә данын күтәрәчәк. «Әйе, төзелешкә күп чыгымнар, интеллектуаль көчләр таләп ителәчәк. Ул урыннарда археологик һәм төзелеш эшләре параллель рәвештә алып барылачак. Бүгенгә өлешчә, 25 марттан соң ныклап шушы эшкә керешергә ниятлим, ягъни күп кенә объектларда эшләр быелдан ук башланачак, беренче 2-3 елда эш күләме аеруча зур булачак. Биредә объект-ансамбльның отышлы чыгуы мөһим, башка бернинди интерес күздә тотылмаска тиеш», - дип шәрехләде республика башлыгы.
Пландагыны югарыда телгә алган министрлыклар, шуңа мөнәсәбәте булган кайбер ведомстволар программалары кысаларында тормышка ашыру, махсус хәйрия фонды ачып, халыктан, гомумән, акча кертергә теләгәннәрдән, Кол Шәриф мәчетен төзегән, Благовещение соборын торгызган кебек, акча җыю күздә тотыла. Ләкин акча җыю һич кенә дә мәҗбүриләү рәвешендә булмаска тиеш, бу фәкать күңел өчен эшләнсен, дип аеруча басым ясап, әлегә конкрет нинди сумма турында сүз баруын әйтеп булмый, министрлыклар тарафыннан мәсьәләне аңлау күзәтелә, дип әйтте Президент. Якын киләчәкне күзаллап, М.Шәймиев реставрацияләү эшләре генә түгел, шушы комплексларда причал, вокзал, килгән кеше ял итсен һәм янә килү теләге уянсын өчен яхшы шартлар булдыру ниятләнүен, хәтта ел әйләнәсе аннан файдаланып булырлык итеп эшләргә кирәклеген белдерде.
«Бүгенге оештыру эшләре әле беренче тапкыр ясаган кыяр-кыймас адым гына, әмма зур чыгымнар һәм кыю адымнарсыз моны башкарып булмас. Гасырлар буена тибәрелеп килгән эшне тагын да калдырып булмый, эшләргә кирәк. Шушы тыюлык территорияләрендә утарлары белән яшәүче кешеләр бар, уртак максатта аларның алга таба нәрсә эшли алулары буенча барып, урыннарда хәл ителәчәк», - диде Президент М.Шәймиев.
З.Вәлиева биргән мәгълүмат буенча, бу юнәлештә эш узган елны Болгарда М.Шәймиев рәислегендә барган күчмә утырыш барышында кузгатылган булган. «Шушы тарихи һәм мәдәни һәйкәл-истәлекләрне торгызуда ярдәм кирәклеге шушы вакытта әйтелгән булса, Татарстан Президентының үҗәтлеге һәм федераль дәрәҗәдә сөйләшүләр алып баруы нәтиҗәсендә генә планнарыбыз, чыннан да, иң зур күләмдә гамәлгә ашырылырга тора», - диде ул киңәшмәдә ясаган чыгышында. Аның сүзләренчә, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә һәм музей-тыюлыклар, урыннардагы муниципаль берәмлекләр хакимият башлыклары катнашында «Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге» комплекслы проекты төзеп эшкәртелгән. Әлеге комплекслы проект узган елгы «Мирас» программасы заданиесе нәтиҗәләре буенча Болгар дәүләт тарихи тыюлыгын һәм Зөя утрау-шәһәрлеген үстерү программасы фәнни эшкәртмәләренә нигезләнгән. Ул исә ТР Мәдәният министрлыгы заказы буенча Д.С.Лихачев исемендәге Россия Мәдәни һәм табигый мирас фәнни-тикшеренү институты тарафыннан әзерләнгән.