Россиянең борынгы медицина югары уку йорты - Казан дәүләт медицина университеты 200 еллыгын билгеләп үтә. Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында юбилей датасына багышланган тантаналы чара узды.
Бу чарада РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Россия һәм Татарстанның медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре, КГМУның чит ил партнерлары, илчелек вәкилләре, уку йортының ветераннары, аны тәмамлаучылар, хезмәткәрләре һәм студентлар катнашты.
Бәйрәмгә килгән кунакларны беренче булып РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова котлады: “Чын күңелемнән матур бәйрәм - илебезнең әйдәп баручы медицина югары уку йортының 200 еллыгы белән тәбриклим”.
Аның сүзләренчә, Казан дәүләт медицина университеты, бер яктан, Россия сәламәтлек саклау системасының барлык чорларын чагылдыручы, Россия медицинасы традицияләрен дәвам иттерүче санала, икенче яктан, - актив үсеш алучы, даими рәвештә яңарып торучы яшь организм”, - дип белдерде министрлык башлыгы. Ул вузның бүгенге көндә югары казанышларга ирешүен һәм алга таба тагын да югарырак үрләргә омтылуын ассызыклап үтте.
Вероника Скворцова КДМУ да югары белем алып, бүгенге көндә илнең төрле почмакларында эшләүче олы табиблар армиясенә сәламәтлек, халык иминлеге бәрабәренә нәтиҗәле эшчәнлек теләде. КДМУның киләчәктә дә яхшы үсеше өчен федераль министрлык тарафыннан кирәкле ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды. Чыгышыннан соң, федераль министр КДМУның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләде. Уку йорты коллективына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов КДМУның профессор-мөгаллимнәренә, студентларга, чыгарылыш укучыларына мөрәҗәгать итеп, аларны юбилей белән тәбрикләде, алга таба да университетның чәчәк атуын теләде. Президент вуз хезмәткәрләренә ТР дәүләт бүләкләрен, ректор Алексей Созиновка Россия һәм чит илләр югары уку йортларында һәм медицина оешмаларында стажировка узу өчен 5 млн сумлык сертификат тапшырды.
Тантана бәйрәм концерты белән дәвам итте.
Бәйрәм чаралары Казанда 12 майдан 15 майга кадәр узачак. Шулай ук Академик укулар булды, аның кысаларында республиканың әйдәп баручы табиблары катнашында йогышсыз авыруларны кисәтү проблемалары буенча түгәрәк өстәл узды. 13 майда университет аудиторияләрендә Россия фәннәр академиясе академиклары, атаклы галимнәре һәм табиблары лекция укыдылар.
15 нче майда, юбилейга багышлап, Бөекбритания, Франция, АКШ, Алмания, Төркия, Чехия, Казакъстан галимнәре катнашында “Медицина белеме: XXI гасыр буыны сайлаган юл” халыкара уку-методик конференциясе үткәрелә.