21 августта Казанның Меңьеллык мәйданында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев һәм Таҗикстан эчке эшләр министры Абдерәхим Кахаров катнашында республика Милиция көннәрен ачу тантанасы булды.
Минтимер Шәймиев бәйрәмгә җыелган халыкка Татарстан Милиция көннәре традициягә әйләнә дип мөрәҗәгать итте. “Безнең милиция халык белән уртак тел таба белә, дип горурланып әйтә алабыз. Алар безнең республикадагы хокук тәртибенең күп кенә катлаулы проблемаларын хәл итә”, - дип ассызыклады ул. Республика Илбашы сүзләренчә, бүгенге бәйрәмдә дәрәҗәле кунакларның катнашуы Татарстан милициясеннән өйрәнерлек әйберләр булуын дәлилли. Минтимер Шәймиев чыгышы ахырында бәйрәм “гаепле”леләренә хезмәтләрендә сабырлык һәм уңышлар теләде. Россия эчке эшләр министры чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. “Бүген эчке эшләр органнары мөһим дәүләт мәсьәләсен хәл итә, гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, хокукын һәм иреген саклый”, - диде Рәшит Нургалиев. – Кешеләрнең закон көченә һәм гаделлек җиңүенә ышанычы хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшеннән тора, шуңа күрә эчке эшләр органнары эшчәнлеге халык өчен ачык булырга тиеш. “Сез кешеләр белән эшлисез. Гражданнарның тормышы һәм сәламәтлеге сезнең кулда икәнлеген исегездән чыгармагыз”, - диде ул хезмәтәшләренә. Казан милициясе гарнизонының бәйрәм чараларында урланган автотранспортларны хуҗаларына кайтаруларын билгеләп үтәргә кирәк. Бүген 4 татарстанлыга үз машиналарын тапшырдылар. Чара кысаларында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ОМОН хезмәткәрләре чыгыш ясады, ЮХИДИ хезмәткәрләре экстремаль йөртү осталыкларын күрсәтте. Шулай ук бәйрәмдә милициянең патруль-пост хезмәте махсус автотранспорты катнашында Казан милициясе гарнизоны, ЮХИДИ һәм ведомстводан тыш сак бүлекләренең парады булды. Корал һәм махсус техника күргәзмәсе дә оештырылган иде. РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының кизү частьлары өчен 8 яңа махсус автомобиль ачкычларын тапшырды. Эчке эшләр органнарының яшь хезмәткәрләренә тантаналы рәвештә табель коралы тапшырылды. Татарстан Республикасы Эчке эшләр органнарының 27 хезмәткәренә тугърылык, батырлык, кыюлык һәм югары дәрәҗәдәге профессиональлеге өчен Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре тапшырылды. Моннан тыш кайнар эзләр буенча җинаятьләр ачкан өчен 15 милиционерга акчалата премия бирелде. Җиңү паркында министрлык ветераннары Татарстан милициясе исеменнәнϰ ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының һәлак булган хезмәткәрләре истәлегенә чәчәкләр үреме куйды.