ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда "Татнефть" ААҖ һәм Халыкара, Россия банклары синдикаты арасында имзаланган 1,5 миллиард долларлык кредит килешүен Татарстан өчен генә түгел, тулаем алганда Россия бизнесы өчен әһәмиятле вакыйга, базар өчен уңай алшарт дип атады.
Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, әлеге килешү икътисади кризис шартларында моңарчы күрелмәгән вакыйга. Кредит Россия күләмендәге уникаль проект - Түбән Камада "ТАНЕКО" нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексы төзелешенең беренче этабын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Премьер бу проектны күптән түгел Түбән Камада РФ Хөкүмәте башлыгы Владимир Путин тарафыннан үткәрелгән Россиядә нефть һәм газ химиясен үстерү буенча киңәшмә контекстында нәрсәгә омтылырга кирәклегенең ачык мисалы дип атады.
Рөстәм Миңнеханов проектның уңышлы булачагына тирән ышаныч белдерде, аның сроклары чынбарлыкка, ә технология һәм процедуралары барлык Халыкара таләпләргә дә туры килә. Комплексның беренче заводын (нефть эшкәртү заводы) төзү 2010 ел ахырына билгеләнгән, Премьер-министр банк синдикатында катнашучыларны аны эшләтеп җибәрү тантанасына чакырды. "Татарстанда башка яхшы проектлар да җитәрлек, кризис кайчан да булса бетәчәк һәм безнең хезмәттәшлектә яңа этап башланачак", - дип белдерде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.