Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үз гаиләсе исеменнән 2013елның 17 ноябрендә булган авиаһәлакәттә һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
“2013елның 17 ноябрендә булган авиаһәлакәттә һәлак булучыларның барысының да туганнары һәм якыннарының кайгысын чын күңелдән уртаклашып, бу һәлакәттә улы Ирекнең һәлак булуы сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның, аның хатыны Гөлсинә Әхәт кызының, Ирек Миңнехановның хатыны Антониенең, барлык туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз”,-диелә кайгы уртаклашу телеграммасында.