Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев: “Ефәк юлы” республикада спортның зур үсеш алуын күрсәтә”
2009 елның 5 сентябре, шимбә
5 сентябрь көнне Казанда “Татнефть–арена” каршындагы мәйданда “Ефәк юлы – 2009” Халыкара ралли–рейды тантаналы төстә ачылды.
Узышта катнашучылар һәм тамашачыларны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, Төркмәнстанның туристлык һәм спорт буенча дәүләт комитеты башлыгы Гурбанмәммәт Элясов, “Дакар” директоры Этьен Лавинь сәламләде. Тантанада шулай ук “КАМАЗ–Мастер” командасы составында узышта катнашучыларның берсе – ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Рәсми затларның котлау сүзләре алдыннан “Татнефть–арена” каршындагы сәхнәдә биючеләр ут өертте, спортның экстремаль төрләре вәкилләре – байкерлар, һава гимнастлары, акробатлар һәм канатта йөрүчеләр чыгыш ясады. Сценарий авторлары 2013 елда Казанның Бөтендөнья универсиадасын кабул итәчәген дә онытмаган иде. Иң соңыннан сәхнәгә вәкилләре “Ефәк юлы” ралли–рейдында катнашучы илләрнең 25 флагын алып чыктылар. Тантананы Дмитрий Губерниев һәм Валерий Хлебутин алып барды.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үз чыгышында республика территориясендә “Ефәк юлы–2009” ралли–рейдына старт бирү турындагы карарның гаять зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Татарстанлылар исеменнән ул әлеге Халыкара чараны хуплап каршы алган Россия, Казакъстан һәм Төркмәнстан Президентларына рәхмәт белдерде.
“Ефәк юлы” республикада спортның зур үсеш алуын күрсәтә, – дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. – Дөрестән дә, Казан – спорт башкаласы, ә Татарстан спорт республикасына әверелә. “Ак Барс”, “Рубин”, УНИКС, “Зенит”, “Синтез”, “КАМАЗ–Мастер” командаларының җиңүләре булмаса, республикабызда бүгенге искиткеч вакыйга да булмас иде. Без булдырабыз!”.
Минтимер Шәймиев раллида катнашучыларның барысын да уңышлар теләп калды. ТР Президенты фикеренчә, “Ефәк юлы” – экипажлар өчен ике бөек мәдәният – көнбатыш һәм көнчыгыш мәдәниятләре очраша торган территорияләр буйлап узу мөмкинлеге ул.
Ралли директоры, “Париж–Дакар” раллиеның биш мәртәбә җиңүчесе, “КАМАЗ–Мастер” командасы җитәкчесе Семен Якупов Татарстан Президентына истәлекле кубок бүләк итте.
Тантана раллида катнашучы командаларны тәкъдир итү белән дәвам итте.
15.00 сәгатьтә 2013 елда Казанда узачак Универсиада хөрмәтенә раллиның 2013 метр озынлыгындагы супер махсус участогында ярышта катнашучыларга старт биреләчәк. 18.00 сәгатьтә “Чыңгызхан” төркеме катнашында бәйрәм концерты башлана, ул фейерверк белән төгәлләнәчәк.
МА
"Татар-информ"
, 5 сентябрь, 2009 ел.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз