Минтимер Шәймиев мөфти шәех Равил Гайнетдинне һәм Россия Федерациясенең барлык мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады

2009 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдинне Һәм Россия Федерациясенең барлык мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады.

“Мөселманнарның борынгыдан килгән гореф-гадәтләре арасында аеруча олылап бәйрәм ителүче Корбан гаете илебезнең күпкырлы рухи һәм мәдәни тормышында мөһим урын тота. Россия мөселманнары әлеге традицияләрне күз карасыдай саклап, Ислам диненең пакъ тәгълиматын киң тарата барып, аның тынычлык сөю белән сугарылган, уңай асылын төшендереп, этноконфесссиональ хезмәттәшлекне үстерүгә үзләреннән өлеш кертәләр. Ә бу исә дәүләтнең һәм граждан җәмгыятенең тотрыклы үсешендә, Ислам дөньясы белән үзара аңлашуны ныгытуда һәм Россиянең халыкара абруе артуда мөһим фактор булып тора. Россия Федерациясе мөселман өммәте киләчәктә дә тынычлык теләү һәм сабырлык кебек хөрмәткә лаек асыл сыйфатларын җуймас дип ышанам. Россия мөселманнарына ихлас күңелдән исәнлек-саулык, иминлек, игелекле эш-башлангычларында зур уңышлар телим”, - диелә республика башлыгының телеграммасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International