Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышы 3 декабрьдә чакырылачак

2009 елның 25 ноябре, чәршәмбе
Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышы агымдагы елның 3 декабрендә чакырылачак. Бүген бу хакта спикер Фәрит Мөхәммәтшин алып барган ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында хәбәр ителде.

Көн тәртибенә 41 мәсьәлә чыгарыла. ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина әйтүенчә, аларның егермесе Татарстан Республикасы закон проектлары, ун закон проекты беренче, унысы икенче укылышка чыгарыла. Төп мәсьәләләрнең берсе булып республиканың киләсе ел бюджеты проекты тора. Депутатлар алты мәсьәлә буенча карарлар кабул итәргә, 15 федераль закон, РФ субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару органнары инициативаларына карата үз фикерен белдерергә тиеш булачак.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, ТР Дәүләт Советының декабрь аенда ике утырышы узачак, икенчесе - декабрь азагында. ТР Президентының Дәүләт Советына Юлламасын кайчан җибәрәчәге әлегә билгеле түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International