Татарстан белән Удмуртия яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәттәшлек планнарын билгели

2009 елның 25 ноябре, чәршәмбе
Удмуртиянең Яшьләр эшләре министрлыгы дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда Татарстан тәҗрибәсен өйрәнә. Министр Владимир Соловьев җитәкчелегендәге делегация бүген көн дәвамында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре белән яшьләр белән эшләүнең үзәк юнәлешләре хакында фикерләшә. Татарстан вәкилләре бездә яшьләрне эш белән тәэмин итү системасы, студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәте, яшьләр арасында хокук бозулар һәм җинаятьчелекне профилактикалау эше, яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләренә ярдәм итү буенча уңай тәҗрибә белән уртаклаша. Балаларның җәйге ялларын оештыру, яшь гаиләләргә һәм талантлы яшьләргә ярдәм системасы Удмуртия министрлыгы вәкилләрендә аеруча зур кызыксыну уята.

Удмуртия кунаклары Татарстанда балалар һәм яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирүнең барышы белән "Патриот "республика үзәгендә булганнан соң якыннан таныша алачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International