Шәһәр объектлары бизәлеше конкурсы җиңүчеләре игълан ителәчәк

2009 елның 25 ноябре, чәршәмбе
Казанда икенче тапкыр үткәрелгән шәһәр объектлары бизәлеше еллык смотр-конкурсы нәтиҗәләре бүген 15.00 сәгатьтә шәһәр Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә (Груздев ур., 5) игълан ителәчәк һәм җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

Казан мэриясеннән алынган хәбәрдә әйтелгәнчә, шулай итеп, "Артек", "ШИП", "Аир Плюс", "Неон Арт", "Макс", "Оформитель", "АDS", "Волга", "Кинто", "Степ колор", "ЛАД", "Уютный дом", "Форд-Римэкс", И.Төхфәтуллина кебек реклама фирмалары, җир биләмәләре хуҗалары, идарәче компанияләр һәм архитекторлар арасыннан кайсысы җиңүе мәгълүм булачак. 24 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр уздырылган әлеге конкурсның архитекторлар, дизайнерлар һәм рәссамнардан торган жюрие хөкеменә быел 39 шәһәр объекты тәкъдим ителгән.

Искәртеп үтәбез: шәһәрнең матур һәм үзенчәлекле тышкы бизәлеше, шәһәр дизайны өлкәсендә казанышларын күрсәтү мөмкинлеге бирүне, новаторлык эшләрен популярлаштыруны максат иткән әлеге конкурсның беренчесендә былтыр Казанның реклама фирмалары гына катнашкан иде. Жюри "Макс" реклама агентлыгы эшләгән "Де флер" рестораны һәм "Соло" мебель салоны бизәлешләрен конкурста катнашкан башка объектлардан уңышлырак дип тапкан иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International