Минтимер Шәймиев – иң дәрәҗәле мөселманнар исемлегендә

2009 елның 24 ноябре, сишәмбе
Джоджтаун университеты каршындагы мөселман-христиан дуслыгы буенча принц Әл-Вәлид бин Таләл үзәге һәм Согуд Гарәбстанының стратегик тикшеренүләр ислам үзәге мөселман дөньясының иң йогынтылы лидерлары исемлегеннән торучы каталогны бастырып чыгарган.

"2009 елда иң йогынтылы 500 мөселман" басмасы галимнәр, сәясәтче, идарәче, хатын-кызлар, хәйриячелек, үсеш, фән һәм технология, сәнгать һәм мәдәният, Коръән категорияләре һ.б. буенча мөселман дөньясының иң абруйлы шәхесләре турында сөйли.

Иң дәрәҗәле ислам лидерлары сафына Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә кергән. Республика башлыгы бу басмада "Сәясәтчеләр" категориясендә урын алган. Басмада аның республикада сәяси модельне уңышлы урнаштыруга керткән өлеше билгеләп үтелә.

Китап геройлары арасында шулай ук Әзәрбәйҗан Президенты Илһам Алиев, Төркия Президенты Абдуллаһ Гөл, Төркия Премьер-министры Рәҗәп Эрдоган, Согуд Гарәбстаны короле Абдулла ибн Согуд һ.б. бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International