Декабрьдә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бай программа белән сөендерә

2009 елның 23 ноябре, дүшәмбе
Декабрь аенда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры үз тамашачыларны бай программа белән сөендерергә ниятли.

2 һәм 4 декабрьдә театр үз сәхнәсендә Джакомо Пуччиның "Мадам Баттерфляй" драмасын тәкъдим итүне дәвам итә. Театрның матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә караганда, спектакльләр театрның баш дирижеры, Татарстан һәм Казакъстанның халык артисты Ренат Салаватовның 60 еллыгына багышлана. Опера белән юбиляр үзе дирижерлык итәчәк. Спектакльдә баш партияне Алманиядән артистка Сишенг И башкарачак.

9 декабрьдә театр сәхнәсендә үз юбилеен күренекле җырчыбыз, Россия һәм Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Зилә Сөнгатуллина бәйрәм итә. "Тормыш. Язмыш. Мәхәббәт" дип аталган кичәдә җырчы опера арияләрен, популяр классик җырларны, романсларны һәм татар композиторлары җырларын башкарачак. Зилә ханымны туган көне белән хезмәттәшләре, дуслары котлар дип көтелә.

19 декабрьдә опера сөючеләр игътибарына Джузеппе Вердиның "Травиата" спектакле тәкъдим ителә. Виолетта партиясен Алманиядән Ирина Гагите башкара, Альфред ролендә Мәскәүнең Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге театр башкаручысы Чыңгыз Аюшеев уйнаячак.

26, 27 һәм 28 декабрьдә "Операда - бал" яңа ел кичәсе кысаларында Иоганн Штраус операсы буенча куелган "Ярканат" спектакле күрсәтеләчәк. Атаклы арияләрне Мәскәү, Санкт-Петербург, якын һәм чит илләрдәге опера театрлары артистлары башкарачак. Опера белән Россия Дәүләт премиясе лауреаты, Бурятия халык артисты Владимир Рылов дирижерлык итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International