“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Күвәйт дәүләтеннән делегация булып китте

2009 елның 20 ноябре, җомга
Казандагы югары белем бирүче “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Күвәйт дәүләтеннән Шәех Хамад Синат җитәкчелегендәге делегация булып китте.

Сәфәр барышында Корьән-хафиз һәм тәфсирче Хамад Синат мәдрәсә студентларына Корбан бәйрәмен билгеләп үтү – корбан чалуның тарихы турында сөйләде. Өч сәгатькә сузылган әңгәмә вакытында ул мөселман күңеленең чисталыгы, бу бәйрәмне бәйрәм итү кагыйдәләре һәм Корьән белән сөннәткә иярү зарурлыгы хакында бәян итте. Шәех Хамад Синат барлык студентларга үз тавышы белән яздырылган тулы Корьәнне бүләк итте. Бу хакта мәдрәсәнең рәсми сайты хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International