Тормыш дәрәҗәсен күтәрү, керемнәрне легальләштерүдә ведомствоара комиссиясе утырышы узды

2009 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе
19 ноябрьдә ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә республиканың тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе утырышы булды.

Республиканың муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында барган әлеге утырышта, нигездә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлы булган муниципаль берәмлекләрдә узган айдагыдан соңгы үзгәрешкә басым ясалды. Ул хакта сүз башланганчы, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова дөньякүләм финанс кризисының тискәре йогынтысына каршы тору өчен республикада гамәлдә булган чараларны тормышка ашыруның бүгенге торышы белән таныштырды. Докладында ул массакүләм рәвештә эштән чыгару куркынычы янаган хезмәткәрләрне ихтыяҗ булган һөнәрләргә өйрәтү, эш бирүчеләр тарафыннан вакытлыча эш урыннары булдыру, гражданнарга, шул исәптән башка урынга күчеп эшләргә теләгәннәргә дә, адреслы ярдәм күрсәтү, кече эшмәкәрлекне үстерүгә һәм эшсез гражданнарның үзләренә эш урыны булдыруга ярдәм итүне күздә тоткан региональ программаның 17 ноябрьгә кадәр ни дәрәҗәдә үтәлгәне турында хисап тотты. К.Таҗетдинова сүзләренчә, ел башыннан бирле барлыгы 2,3 млрд. сум акча бүлеп бирелгән, әмма шушы суммманың әлегә нибары 78 проценты, ягъни 1,79 млрд. сумы гына тотылган, җәмәгать эшләренә исә 222 мең кеше җәлеп ителгән.

Р.Моратов күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләргә октябрь аенда акча җыю планын үтәмәгән Алабуга, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Спас һ.б. муниципаль берәмлекләрдән хәлне төзәтүдә нәрсәләр эшләнүе буенча хисап таләп итте һәм бурычлыларны Чаллы шәһәре үрнәгендә җәмәгать эшләренә җәлеп итү юлы белән эшләтеп түләтүне киң куллану отышлы булуын басым ясап әйтте. Утырышта, шулай ук, районнарда эшсезлекнең торышы хакында да сүз булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International