19 ноябрь ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты чираттагы утырышын уздыра. Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр арасында "Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында" Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына һәм "Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына сәламәтлек саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында", "2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында" ТР закон проектларына кагылышлылары бар.
Депутатлар шулай ук ТР Дәүләт Советы Социаль сәясәт комитетының 2009 елның 15 маенда чыккан "Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын , Татарстан Республикасы Президентының 2007 елның 7 нче июнендә чыккан "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм инвалидларының, шулай ук аларга тиңләштерелгән затлар тормышының социаль-икътисади шартларын яхшырту өлешендә тиешле чаралар планы турында" Указын тормышка ашыру турында" карарын гамәлгә кертүнең барышы белән дә танышачак.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.