Владимир Путин "КАМАЗ"да эшләүчеләргә "турыдан-туры элемтәдә" катнашачакларын вәгъдә итте

2009 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе
26 ноябрьдә "турыдан-туры элемтә" барышында гражданнарның Россия Премьер-министры Владимир Путин белән турыдан-туры элемтәсен тәэмин итүче төшерү төркемнәренең берсе "КАМАЗ" ААҖ цехларында урнашачак. Кичә предприятиегә визиты барышында В.Путин заводта эшләүчеләргә әнә шулай дип вәгъдә итте.

"Без сезнең белән сөйләшәчәкбез әле, мин Россия гражданнары белән традицион "турыдан-туры элемтә" үткәрәчәкмен. Мин сезгә төшерү төркеме һичшиксез килүен үтенәчәкмен, - дип мөрәҗәгать итте Премьер-министр заводта эшләүчеләргә "Камминз-Кама" уртак предприятиесе цехында узган әңгәмә барышында. - Безне алда киңәшмәләр көтә, барысын да сөйләп бетереп булмый. Сезгә төшерү төркеме килгәч, проблемалар хакында җентекләп фикер алышачакбыз".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International