Олег Власов әлеге сәфәр Татарстан белән Польша арасындагы ике яклы элемтәләрнең үсешенә ярдәм итәр дигән өмет белдерде. Кунакларга республиканың сәнәгый һәм инвестиция потенциалы тәкъдим ителеп, нефть химиясе комплексының үсеш перспективаларына төп игътибар юнәлтелде.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, узган ел Польша Татарстанның сәүдә партнерлары арасында 2 урын алган. Ике арадагы тышкы сәүдә әйләнеше күләме соңгы 6 елда рекордлы күрсәткечләргә җиткән. Аның күләме 2505,4 млн. доллар тәшкил итә. Шуның 2354,1 млн. доллары экспорт операцияләренә туры килә. Агымдагы елның беренче яртысында республикалар арасында сәүдә әйләнешенең күләме 403,4 млн. доллар булган. Бу, узган елның шул чорына караганда, 3,4 тапкырга кимрәк. Нәтиҗәдә, ярты ел йомгаклары буенча, Польша Татарстанның сәүдә партнерлары арасында 5 нче урында. 1 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда Польша капиталы катнашында 2 предприятие теркәлүе билгеле.
Марцин Шмая сәфәрнең максатын "Түбән Кама нефтехим", "Казан органик синтез"ААҖ белән сөйләшүләр алып бару дип аңлатты. Ул шулай ук ике арада мөнәсәбәтләрне үстерү зарурлыгын искәртеп, эшлекле даирә вәкилләре визитларын алмашырга тәкъдим итте.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.