Спорт ярышлары вакытында допинг куллану проблемалары еш туып торганлыктан, журналистлар Казанда Россия допингка каршы агентлыкның филиалын төзү мәсьәләсен күтәрде. В.Леонов сүзләренчә, Спорт медицинасы үзәге базасында мондый күчмә лаборатория оештыру ихтималы бар.
ТР Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгының Үсеш һәм программаларны гамәлгә кертү бүлеге башлыгы урынбасары Азат Кадыйров хәбәр иткәнчә, филиал төзү мәсьәләсе катлаулы, чөнки аны оештыру гына җитми, лицензия алу һәм сертификация узган заманча аппаратлар урнаштыру кыйммәткә төшә. "Хәзерге вакытта Спорт медицинасы үзәге һәм допингка каршы чаралар буенча без РФ Спорт министрлыгы һәм Россиянең допингка каршы агентлыгы белән сөйләшүләр алып барабыз", - дип белдерде министрлык белгече.
Казанда агымдагы ел ахырында кулланышка тапшырылачак Универсиада объектларына килгәндә, аларның саны 6-8гә җитәргә мөмкин. Азат Кадыйров әйтүенчә, алар арасында республиканың Югары Ослан районында төзелә торган стендка ату комплексы, башкаланың Чуйков, Кошевой, Химиклар, Даурская урамнарында, Горький шоссесы мәйданнарындагы спорт комплекслары бар.
Әлеге спорт комплекслары буенча төзелешләрне тәмамлау быел федераль үзәктән өстәмә рәвештә 4 млрд. сум акча бирелү аркасында мөмкин булган. Азат Кадыйров хәбәр иткәнчә, кичә РФ Премьер-министры Владимир Путин Казанда Универсиадага әзерлек чараларына тагын 4 млрд. сум акча бүлү турындагы карарга кул куйган. Хәзерге вакытта, бу акчаны алу өчен, документлар әзерләнә.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.