Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышы узды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган затлар катнашты.
Президиум парламентарийлар каравына 41 мәсьәләне кертте, шул исәптән Татарстан Республикасының 23 закон проекты. 10 закон проектын беренче укылышта карау планлаштырыла, 9ын - икенче укылышта.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә, икенче укылышка әзерләнгән, 2015 елга һәм 2016 һәм 2017 елларның планлы чорына республиканың бюджеты турында закон проекты иде.
Шулай ук бүген кадрлар мәсьәләләре каралды.
Аерым алганда, Татарстан Республикасы Конституция судының гамәлдәге рәисе Виктор Демидовның вәкаләтләре агымдагы елның 30 ноябрендә туктатыла. Тиешле карарны бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кабул итте. Виктор Демидовның Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы һәм әлеге суд органы рәисе вәкаләтләре закон тарафыннан каралган сроклары узу сәбәпле туктатыла (10 ел).
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Виктора Демидовка Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе вазыйфасында башкарган эше өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хаты тапшырды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Конституция судының яңа башлыгы кандидатурасы хакындагы мәсьәлә парламент тарафыннан декабрьдә каралачак.
Моннан тыш, бүгенге утырышта төп эшчәнлегеннән өзелмичә эшләү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары итеп Татьяна Ларионова сайланды.
“Ышанам, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары буларак Татьяна Петровна республика фонды эшчәнлеген яңа, югарырак дәрәҗәгә күтәрә алачак”, - дип билгеләде парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, аның кандидатурасын тәкъдим иткәндә.
Татьяна Ларионова депутатларга ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. “Дәүләт Советына, депутатларга һәм Татарстан Республикасына файдалы булырга вәгъдә итәм”, - диде ул.
Татьяна Петровна Ларионова Казан дәүләт университетын тәмамлый, партия органнарында Казан шәһәре администрациясендә җитәкче вазыйфаларын башкара. Социаль яклау министрлыгында Идарә башлыгы булып биш елдан артык эшләгәч, ул ТР Президенты Аппаратына эшкә күчә, анда киңәшче, аннан соң Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе була.
2010 елдан Татьяна Ларионова “Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу республика фонды” коммерциячел булмаган оешманың башкарма директоры.