Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев: "Мирза Мәхмүтов - республикага хезмәт итү үрнәге"
2008 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
27 мартта Казанда, ТР Фәннәр академиясе бинасында 25 март көнне вафат булган ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татар АССРның элеккеге мәгариф министры Мирза Мәхмүтов белән хушлашу булды.
Мәгариф өлкәсендәге иң танылган эшлеклеләрнең берсе белән бәхилләшергә 700дән артык кеше җыелган иде. Алар арасында рәсми затлар, хезмәттәшләре, укучылары, дуслары һәм туганнары бар иде. Табут янында почетлы каравылда ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев һәм башкалар торды.
"Мондый улы белән бөтен татар халкы горурлана, - диде Татарстан Президенты сүз алып. - Аның барлык эшләре хөрмәткә лаек. Икебез дә республика Хөкүмәте министрлары вазифасын башкарган чорда миңа аның хезмәттәше булырга туры килде. Ул чын мәгънәсендә җитәкче иде".
Минтимер Шәймиев: "Ватан һәрвакыт Мирза Мәхмүтов казанышларын югары бәяләде, башкача булырга да мөмкин түгел", - дип ассызыклап үтте. "Ул зыялы һәм укымышлы кеше иде, - дип саный республика башлыгы. - Хәзер без аның истәлеген мәңгеләштерү хакында уйлаячакбыз".
"Тирән белем һәм зур тормыш тәҗрибәсенә ия, берничә тел белгән мондый министрны, шәхесне бөтен кешегә үрнәк итеп күрсәтергә була, - дип дәвам итте ТР Президенты. - Мирза Исмәгыйль улы һәрчак киләчәккә карап яшәде. Бу аның күп очракта хаклы булуын күрсәтте. Мирза Мәхмүтов - Республикага хезмәт итү үрнәге. Без һәрчак аны олылап искә алачакбыз".
Академик Роальд Сәгъдиев: "Казанга дусларны күрергә килгән вакытта мондый вакыйгада катнашырмын дип һич тә уйламаган идем. Мин Мирза Мәхмүтов белән горурланам. Ул безнең "татар Луначарские", республикада аң-белем тарату өчен күп нәрсәләр эшләде. Без һәрчак аның истә тотарга тиеш", - дип белдерде.
Җеназада ТР мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазгаров, республиканың элеккеге мәгариф министры, хәзерге Россия Мәгариф академиясе директоры Фарис Харисов һәм башкалар чыгыш ясады.
2008 елның 27 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз