Татарстан Президенты Фоат Зиннуровка генерал погоннары тапшырды

2009 елның 13 ноябре, җомга

13 ноябрьдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты җитәкчесе Фоат Зиннуровка милиция генерал-майоры погоннарын тапшырды.

Фоат Зиннуровка милиция генерал-майоры исеме Россия Федерациясе Президентының 2009 елның 10 ноябрендә имзаланган Указы нигезендә бирелде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты Фоат Зиннуровны дәрәҗәле исемгә лаек булуы белән котлады һәм киләчәк эшчәнлегендә уңышлар теләде. "Сез мөһим юнәлеш булган кадрлар әзерләү белән шөгыльләнәсез. Аларның роле гражданнарның һәм дәүләтнең хокукларын яклауда көн саен арта.", - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International