Танылган француз галиме Жак Эпельбаум Казанда чыгыш ясый

2009 елның 13 ноябре, җомга
13 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Казан дәүләт медицина университетының актлар залында француз галиме, "Sainte Anne" Психиатрия һәм неврология үзәге директоры Жак Эпельбаум "Картаю баштан башлана" темасына лекциясен башлап җибәрә. Франциянең Россиядәге илчелеге белән Казандагы "Альянс Франсез" француз теле һәм мәдәнияте үзәге чакыруы буенча махсус киләчәк галим бүген иң модада саналган картаю теорияләре, нейроэндокринологиянең төп эталары буенча мәгълүмат бирәчәк. Болардан тыш, лектор биологик ритмнарның тайпылышына каршы көрәшеп буламы, менопауза йогынтыларын җиңеләйтергә мөмкинме һ.б. сорауларга җавап бирергә әзерләнеп киләчәк.

Жак Эпельбаумның килүе форсатыннан файдаланып, "Альянс Франсез-Казан" үзәгендә (Рәхмәтуллин ур., 1) бүген 17.30 сәгатьтә Казанның француз теле укытучылары аның белән очрашу уздырыла, алар "Галимнең узган юлы" темасына сөйләшәчәк, диелә әлеге үзәктән алынган мәгълүматта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International