Ике катлы йортның (подвалын да санасак, 3 кат була) иркен залы кунаклар белән шыплап тулгач, мэр Илсур Метшин хәтирәләрен барлап, без Василий Петрович белән 2 ел элек бу урындагы Аксеновлар яшәгән иске йорт җимерекләрен карап йөргән, яңасын салу турында киңәшләшкән идек, ул шушы йортка бәйле истәлекләрен уртаклашты, күршеләрен искә алды, диде. "Чама белән 50 кешелек залы булсын, Андрей Макаревич һәм башкалар анда килсен, җырласын, нәрсәләрдер турында бәхәсләшсен, бар сыманрак җире булсын, гомумән, килгәннәр чын күңелдән ял итәрлек урын булсын иде, диде ул. Үкенечкә, үз биредә юк, барлык теләкләрен гамәлдә күрер иде", - диде И.Метшин. Аннары Андрей Макаревич, Василий Аксенов васыятенчә, гитарасында уйнап аның хөрмәтенә җыр башкарды.
"Октябрь" журналы баш редакторы Ирина Барметова исә чыгышында В.Аксеновның ярты гасыр элек, иҗатының башлангыч чорында язылган хикәяләреннән торган "Забытые рассказы" китабы бастырылуын һәм аны бүләк итеп, 50 ел узгач, шушы йортка кайтуын басым ясап әйтте.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.