2009 елның 10 ноябрендә, Россия милициясе көнендә, Татарстанга министр Мартин Пецина җитәкчелегендә Чехия Республикасы Эчке эшләр министрлыгы делегациясе килде.
Делегация составында: министрның Ауропа мәсьәләләре буенча урынбасары, Чехия полициясе президенты, Чехия Республикасы янгынга каршы һәм коткару хезмәтенең Баш идарәсе җитәкчесе, Халыкара мөнәсәбәтләр департаменты директоры, Чехия Республикасының Мәскәүдәге Илчелеге полиция атташесы, шулай ук эшлекле даирә вәкилләре - барлыгы 17 кеше. Бу сәфәр 2 көн дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Дәрәҗәле кунаклар республиканың хокук саклау органнарының эш тәҗрибәсе белән танышуы, Татарстан эчке эшләр министрлыгында булуы, Россия милициясе көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашуы көтелә. Шулай ук Чехия делегациясе вәкилләре Татарстан Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге белән очрашуы, кизү частен, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы кризиска каршы үзәктә булуы ниятләнә. Моннан тыш, кунаклар ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына да бара.
Бу көнне кунаклар Казан шәһәре эчке эшләр идарәсендә, Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе идарәсендә, Эксперт-криминаль үзәктә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Махсус билгеләү үзәгендә булачак. Алар өчен махсус корал һәм автомобиль техникасы күргәзмәсе оештырыла. Шулай ук Чехия Республикасы Эчке эшләр министрлыгы делегациясе Казан шәһәренең төп истәлекле урыннарында да булачак.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.