Анатолий Артамонов Казанга килде

2009 елның 10 ноябре, сишәмбе

Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов Казанга килде. Аэропортта аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Иртәгә республика җитәкчелеге Калуга өлкәсе губернаторы белән очраша. Анатолий Артамонов Татарстанның социаль ипотека программасын тәкъдим итүдә катнашыр дип планлаштырыла. Шулай ук А.Н.Туполев исемендәге КДТУ, ТРда Югары медицина технологияләре үзәгендә булуы, "Электрон тауар-мәгълүмати система" һәм М-7/ГЛОНАСС 112 проектын тәкъдим итүдә катнашуы көтелә.

Калуга өлкәсе делегациясе сәфәр кысаларында республиканың инновацион һәм инвестицион процесслары белән, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өлкәсендә идарә итү тәҗрибәсе белән танышачак. Кунакларга муниципальара транспорт һәм мәктәп автобуслары мониторингын, шулай ук билетлар сату һәм броньлау республика системасын тәкъдим итәләр. Безнең өлкә муниципалитетлары башлыклары өчен уникаль "Ак Барс-Агро" ҖЧҖ мега-фермасында булу каралган. Калуга өлкәсе делегациясенең Чаллыда муниципалитет җитәкчелеге белән очрашуы, "Мастер" Кама индустриаль паркы, "SOLLERS-Чаллы" ААҖ, "Алабуга" махсус икътисади зонасында булуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International