Татарстан җитәкчелеге Кытайдан килгән делегация белән очрашты

2009 елның 11 ноябре, чәршәмбе
Кичә Татарстан җитәкчелеге Кытайдан килгән делегация белән очрашты.

Кунакларны республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм аның беренче урынбасары Борис Павлов кабул итте.

Очрашу барышында ал­га таба хезмәттәшлек мәсьә­ләләре хәл ителде. Аерым алганда, республикада "Тү­бән сыйфатлы агачны комплекслы куллану" программасы тормышка ашырылачак. Татарстан урманга байлыгы белән мактана алмый. Яңа программа исә түбән сортлы агачны да кирәкле юнәлештә файдалану мөмкинлеге би­рәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International